Яңалыклар

25.08.2016

Бүген "Корстон" кунакханә комплексында "Эфир" телекомпаниясенә нигез салуга 25 ел тулуга багышланган тантаналы чара үтте. Тантанада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. ТР Президенты телекомпания хезмәткәрләрен юбилей белән котлады. 25 елда сез гаять көчле команда оештырдыгыз, "Эфир" бүген югары рейтинглы, тамашачыларга кызыклы канал, диде ТР Президенты. 

25.08.2016

Бүген Әлки муниципаль райнына эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов авыл җирлеге башлыклары, районның авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре һәм төрле предприятиеләр һәм оешмалар җитәкчеләре белән очрашты. 

25.08.2016

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Чистай һәм Әлки муниципаль районнарында эш сәфәрендә булды. Аны ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов озата йөрде. Район үзәге Базарлы Матак авылында Рөстәм Миңнеханов яңа төзелгән "Ләйсән" ябык бассейнын ачу тантанасында катнашты. 

25.08.2016

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Чистайның 24 гаиләсен яңа фатирга күченүләре белән котлады. Кешеләр уңайлыклары булган яңа фатирларга тузган һәм авария хәленә җиткән тораклардан программа буенча күченеп килгән. 

Татарстан Президентының бүген эш сәфәре белән Чистай районына килүен искәртеп үтик.

25.08.2016

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов “Чистай” индустриаль паркында булып, парк резидентларының яңа проектларын тормышка ашыру барышы белән танышты.

Республика лидеры яңа резидентларның берсе – “Татремстрой” ҖЧҖнең төзелеп килгән заводын күздән кичерде. Биредә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында берьюлы ике килешүгә кул куелды. Килешүләрнең берсе яңа предприятие продукциясен - пенополиуретан торбалар җибәрү турында “ТР газлаштыру, энергияне сакчыл файдалану технологияләре һәм инженерлык челтәрләрен үстерү фонды” дәүләт казна учреждениесе белән төзелгән булса, икенчесе - Чистай ДКУсы белән хезмәттәшлек турында.

24.08.2016

Бүген Мәскәүгә эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов РФ Президенты каршындагы Стратегик үсеш һәм өстенлекле проектлар советы Президиумы утырышында катнашты. Мәгариф өлкәсендәге мәсьәләләргә багышланган чараны Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев уздырды.

23.08.2016

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Уралэнергострой» УК» ҖЧҖ генераль директоры Виктор Суруда белән очрашты.

Очрашу Татарстан Республикасы Президентының Казан Кремлендәге  резиденциясендә узды, анда шулай ук «Генерирующая компания» ҖЧҖ генераль директоры Рәүзил Хаҗиев та катнашты.

23.08.2016

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Тамбов өлкәсе хакимияте башлыгы Александр Никитин белән очрашты. Очрашу Казан Кремлендә үткәрелде.

Тамбов делегациясе Татарстанга алдагы көнне килгән иде. Президент резиденциясенә килеп җиткәндә кунаклар инде КФУның Фундаменталь медицина һәм биология институтының уку-лаборатор корпусында, Медицина фәне үзәгендә һәм IT-паркта булырга өлгергән иде.

23.08.2016

Бүгенге көнгә Россия мәктәпләренең 90%ы уку елы башлануга юридик яктан әзер. Бу хакта бүген РФ Хөкүмәте рәисе урынбасары Ольга Голодец яңа уку елына әзерлек мәсьәләләренә багышланган киңәшмәдә хәбәр итте.

Видеоконференцэлемтә режимында узган киңәшмәдә Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.

23.08.2016

Татарстанда 2016-2017 уку елында 44 мең 436 бала беренче сыйныфка укырга керер дип фаразлана. Алдан тупланган мәгълүмат буенча, беренчеләрнең 9 мең 484е хәйрия ярдәменә мохтаҗ. Бүген бу хакта Татарстан Министрлар Кабинетында “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” хәйрия акциясен уздыруга багышлап үткәрелгән брифингта ТР Президенты ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева хәбәр итте. Спикер сүзләренчә, беренче класслардан тыш, 2-11 нче класс укучыларының 14,4 меңләбенә, шулай ук, ярдәм күрсәтү планга кертелгән. Быел республика күләмендәге “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” хәйрия акциясе Татарстанның Югары Ослан, Яшел Үзән районнарында һәм Казанның Киров районында башланган. Л.Фазлыева искәртеп үткәнчә, бу акция Татарстанда инде 2007 елдан бирле үткәрелә. Ул ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Хәйрия эшчәнлеге мәсьәләләре буенча республика советы башлангычы белән гамәлгә кертелгән.

Битләр: << 1251 1252 ( 1253 ) 1254 1255 1256 1257 1258 1259 1260 >>