Яңалыклар

20.08.2016

Бүген Түбән Камада "Нефтехим Арена" боз сараенда Яшьләр клуб командалары арасында хоккей буенча дөнья кубогын ачу тантанасы узды. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Айдар Метшин, "Татнефть" ГАҖ генераль директоры Наил Маганов, ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов, Яшьләр Хоккей Лигасы идарә директоры Алексей Морозов һәм башкалар катнашты.

20.08.2016

Ышанам ки, Түбән Кама алга таба да Татарстан уңышына зур өлеш кертәчәк. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Түбән Кама шәһәренә 50 ел тулуга багышланган тантаналы чарада белдерде.

20.08.2016

Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Раифа Богородица ирләр монастыренең архимандриты Всеволодның вакытсыз үлүе уңаеннан Казан һәм Татарстан митрополиты Феофанның кайгысын уртаклашуын белдерде.

20.08.2016

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Раифа Богородица ирләр монастыре архимандриты Всеволодның вакытсыз вафат булуы сәбәпле кайгыны уртаклашты.

20.08.2016

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Түбән Кама шәһәренә эш сәфәре кысаларында «Түбән Кама нефть химиясе» ГАҖның альфа-олефиннар чыгару буенча яңартылган производствосын эксплуатациягә кертү тантанасында катнашты.   

Аны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, «Татнефть» ГАҖ генераль директоры Наил  Маһанов, «ТАИФ» ААҖ генераль директоры Альберт Шиһабетдинов, «Түбән Кама нефть химиясе» ГАҖ Директорлар советы рәисе Владимир Бусыгин, Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Айдар Метшин, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Ринат Сабиров, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре озата йөрде. 

20.08.2016

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Түбән Кама шәһәренә эш сәфәре кыла. Максаты – Түбән Кама шәһәренең 50 еллык юбилеенда катнашу.   

Сәфәре барышында Рөстәм Миңнеханов нефть химиясе предприятиеләрендә булачак, шулардан: «ТАНЕКО» АҖнең акрынайтылган кокослау җайланмасы, «Түбән Кама нефть химиясе» ГАҖның изопрен җитештерүе, «ТАИФ-НК» ААҖнең авыр калдыкларны тирәнтен эшкәртү комплексы.

20.08.2016

Татарстанда бөртеклеләрне җыеп алу эшләре төгәлләнүгә табан бара. Җыелмаган 50 мең га тирәсе калды, бу исә әлеге культуралар чәчелгән мәйданның 4 процентыннан кимрәген тәшкил итә. Мондый мәгълүматларны ТР Хөкүмәте йортында республика Премьер-министр урынбасары – Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов җиткерде.

Киңәшмә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә үтте. Анда шулай ук ТР Премьер-министры Илдар Халиков, республиканың ведомоство һәм министрлык җитәкчеләре, эре предриятие һәм оешма җитәкчеләре катнашты.

20.08.2016

Татарстанда ел башланганнан бирле 1 млн. 355,8 кв.м. торак файдалануга тапшырылган. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты. 

Тулаем төзелеш предприятиеләрендә җитештерү имгәнүләре кимү буенча уңай динамика күзәтелә, диде министр.

19.08.2016

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов төштән соң Мәскәүдә Татарстан Республикасы көннәре кысаларында сәнгать осталары концертында булды.  

Искәртәбез, Мәскәүдә Татарстан Республикасы көннәре 2016 елның 17 августыннан алып 19 августына кадәр барды. Чаралар кысаларында мәскәүлеләр һәм башкала кунаклары ил төбәкләренең берсе – Татарстан Республикасы мәдәнияте һәм сәнгате белән якыннанрак таныша алдылар.  

Йомгаклау чарасы Татарстан Республикасы сәнгать осталары концерты булды, ул  Космодамианская яр буендагы Музыка йортында узды. 

19.08.2016

Укытучы эше сыйфаты дәрәҗәсен ярышу аша гына арттырып булмый - мәгариф учреждениеләре эшчәнлеген анализлауга формаль караудан котылырга кирәк, мәгариф учреждениесе урынын, укучылар һәм укытучылар контингентын исәпкә алу мөһим. 

Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсендә белдерде. 

Пленар утырыш бүген Лаеш муниципаль районының Лаеш шәһәрендә үтте, төп темасы - "Татарстан Республикасының нәтиҗәле мәгариф системасы: үсеш нокталары һәм юллары". 

Битләр: << 1251 1252 1253 1254 ( 1255 ) 1256 1257 1258 1259 1260 >>