Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Гарәп ат чабышлары бөтендөнья фестивале башкарма директоры Лара Савая белән очрашты. Очрашу Казан ипподромы территориясендә үтте. Лара Савая шулай ук - Халыкара гарәп ат чабышлары судьялар федерациясендә Хатын-кызлар арасында ат чабышлары комитеты рәисе һәм Халыкара ат-спорт академияләре федерациясе Идарә рәисе.
Бүген Татарстан башкаласының Меңьеллык мәйданында өченче тапкыр “Kazan City Racing” автошоу үткәрелде. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов анда катнашучыларның автомобильләр күргәзмәсен тамаша кылды, аннары экстрим-шоуда аларның чыгышларын карады.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Әзәрбәйҗан Республикасы Элемтә һәм югары технологияләр министры Рамин Гулузадә белән очрашты.
Очрашу Казан Кремлендә узды, анда шулай ук Россия Федерациясе Элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Николай Никифоров һәм Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов катнашты.
Бүген Татарстан башкаласында "Казан" гаилә үзәге яныда «Мәдәният бизәкләре»-2016 II этнодини фестиваль башланды. Фестивальнең төп максаты - шәһәр халкын һәм кунакларны Татарстанның бай милли һәм дини мәдәнияты белән таныштыру. Чарада катнашучылар һәм кунаклар белән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов очрашты. Аны ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, Казан мэры Илсур Метшин, конфессияләр вәкилләре озата йөрделәр.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов көннең икенче яртысында Республика көненә багышланган күп төрле чараларда катнашты. Аны ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР Президенты ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева, Казан мэры Илсур Метшин, РФ Дәүләт Думасы депутатлары һәм башкалар озата йөрде. Башта ТР Президенты Җиңү проспекты, 56 урамындагы ишек алды бәйрәмендә катнашты.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов РФ транспорт министры Максим Соколов белән бергә бүген Казан – Чистай – Бөгелмә – Оренбург автомобиль юлындагы Кама елгасы аша күпер буенча кичүнең икенче эшләтеп җибәрү комплексын ачты. Шул рәвешле, Саескан Тавы турысында Кама елгасы аша күпер буйлап кичүнең икенче өлеше буенча машина хәрәкәте гамәлгә кертелде.
ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм РФ транспорт министры Максим Соколов Зеленодольскка килде. Эш сәфәренең төп максаты - тимер юл өстеннән үтә торган яңа күперне ачу.
«Хөрмәтле татарстанлылар! Татарстанның дәүләт бәйрәмнәреннән иң әһәмиятлесен – Республика Көнен быел егерме алтынчы тапкыр билгеләп үтәбез. Татарстанның хәзерге тарихы шушы зур вакыйгадан башланып китте, ул хезмәт сөюче, күпмилләтле Россиянең һәм туган республикабызның традицияләренә хөрмәт белән караучы, күңелендә ватанпәрвәрлек хисләре саклаган барлык татарстанлыларны берләштерде».
Бүген ТР Хөкүмәте йортында РФ транспорт министры Максим Соколов рәислегендә “Имин һәм сыйфатлы юллар” проектын Татарстанда гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча киңәшмә узды. Анда Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.
2020 елда Татарстан ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итәчәк. Юбилей чараларына әзерлеккә керештеләр.
Бүген Татарстан Хөкүмәте йортында ТАССР барлыкка килүнең гасырлык юбилеена әзерлек һәм үткәрү буенча оештыру комитетының утырышы узды.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә видеоконференция режимында узган утырышта Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков, Татарстан Министрлар Кабинеты әгъзалары, идарә, иҗтимагый оешмалар һәм эре предприятиеләр җитәкчеләре катнашты.