Яңалыклар

16.08.2016

Татарстанда 2016 елда социаль ипотека программасы буенча 193 торак йорт төзелеше планлаштырылган. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.

16.08.2016

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның «Нанолек» ҖЧҖ президенты Владимир Христенко белән бүгенге очрашуында уртак тикшеренү проектларын гамәлгә ашыру мөмкинлекләре турында сүз барды. 

Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды, анда Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы, Казан федераль университеты вәкилләре, Татарстан Премьер-министры урынбасары - сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, «Татнефтехиминвест-холдинг» ҖЧҖ генераль директоры Рафинат Яруллин, «Татхимфармпрепараты» ҖЧҖ генераль директоры Тимур Ханнанов һәм башкалар катнашты.

16.08.2016

Спорт һәм социаль проектлар башкарма дирекциясе эшчәнлеге кирәкле булып кала бирә, һәм аңа күп кенә актуаль бурычлар йөкләнә. Бүген бу хакта Россия Федерациясе Спорт министры Виталий Мутко "Спорт һәм социаль проектлар башкарма дирекциясе" КБАОның Күзәтүчеләр советының чираттагы 46 нчы утыршында хәбәр итте. 

Чара Мәскәү белән Казан арасында видеоконференцэлемтә режимында узды.

Мәскәүдәге утырышта Россия Федерациясе Спорт министры, "Спорт һәм социаль проектлар башкарма дирекциясе" КБАОның Күзәтүчеләр советы  рәисе Виталий Мутко, статс-секретарь – Россия Федерациясе Спорт министры урынбасары Наталья Паршикова, "Спорт һәм социаль проектлар башкарма дирекциясе" КБАО генераль директоры Азат Кадыйров катнашты.

Казаннан (Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортыннан) утырышта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы Министлар Кабинеты Аппараты Җитәкчесе Ш.Х. Гаффаров һәм башкалар катнашты.

16.08.2016

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Саклык банкы" ГАҖнең Идел-Нократ банкы вице-президенты - рәисе Петр Колтыпин белән очрашты.

Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды. Яклар төрле юнәлешләр буенча алга таба хезмәттәшлек мәсьәләләре турында сөйләштеләр. 

15.08.2016

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республикада Су саклау зоналары кысаларында “Аккош күле” урман паркын реновацияләү һәм төзекләндерү эшләрен тантаналы рәвештә башлап җибәрүдә катнашты.

Чарада Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков, Казан мэры Илсур Метшин, “ТАИФ” ААҖ генераль директоры Альберт Шиһабетдинов, “Казаноргсинтез” ГАҖ генераль директоры Фәрит Миңнегулов, Татарстан Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман, республиканың министрлык һәм ведомство вәкиләре катнашты.

15.08.2016

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” республика фондының Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев, республика археологиясе ветераны Наталья Аксенованы Россия археологларының рәсми булмаган һөнәри бәйрәмнәре – Археологлар көне белән котлады.

“Яңарыш”фондының Рәхмәт хатын, Минтимер Шәймиев исеменнән чәчәкләр һәм бүләкне Наталья Аксеновага ТРның Тарихи һәм мәдәни ядкәрләрен яңадан торгызу фонды башкарма директоры, ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Татьяна Ларионова тапшырды.

15.08.2016

Бүген төштән соң Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Актаныш муниципаль районына барды. Аны сәфәрендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов һәм Актаныш муниципаль районы башлыгы Фаиль Камаев озата йөрде. 

Килүгә үк Рөстәм Миңнеханов район басулары өстеннән очып узды. Һава юлы  маршруты «Нур Баян» ҖЧҖ (Пучы авылы), «Әнәк» агрофирмасы» ҖЧҖ (Әнәк, Иске Айман авыллары), «Саф» ҖЧҖ (Иске Сәфәр авылы), «Ташкын» ҖЧҖ (Иске Байсар авылы),  «Чишмә» ҖЧҖ (Аккүз авылы), «Тамыр» ҖЧҖ (Иске  Богады авылы), «Нигез» ҖЧҖ (Аиш авылы), «Башак» ҖЧҖ (Яңа Әлем авылы) хуҗалыклары аша булды. 

15.08.2016

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уңыш җыю барышы белән танышу өчен Әгерҗе муниципаль районы кырлары өстеннән очып узды. 

Рөстәм Миңнеханов ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов һәм Әгерҗе муниципаль районы башлыгы Валерий Макаров белән кырлардагы эшләр барышын тикшерде. 

15.08.2016

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Әгерҗе муниципаль районына эш сәфре кыла. Әгерҗе шәһәрендә аның катнашында 300 урынга исәпләнгәнһәм татар шагыйре, драматургы һәм композиторы Ләбиб Айтуганов исемен йөрткән мәдәният йорты ачылды. 

Тантаналы чарада Татарстан мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, Әгерҗе муниципаль районы башлыгы Валерий Макаров, РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина һәм башкалар катнашты. 

13.08.2016

Бүген Мәскәүгә эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Танк биатлоны - 2016" халыкара конкурсы финалы үткән Алабино полигонда булды.

Искәртик, конкурс 30 июль көненнән үтә, танкларны йөртүдә осталыкларын 17 якын һәм ерак чит илләрдән килгән 54 экипаж күрсәтте. 

Битләр: << 1251 1252 1253 1254 1255 1256 1257 ( 1258 ) 1259 1260 >>