Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында “Үзгәреш җиле” татар җыры фетиваленә багышланган брифингта журналистлар алдында ТР Президенты ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева, ТР мәдәният министрының беренче урынбасары Эльвира Камалова, М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры директоры Рәүфәл Мөхәммәтҗанов, “Үзгәреш җиле” фестиваленең музыка җитәкчесе Вадим Эйленкриг, бөтен дөньяга танылган баянчы Айдар Гайнуллин чыгыш ясады.
Проект өстендә эшләүне продюсер икегә бүлде: технологик һәм иҗади процесс. “Голос” проектының бурычы иң яхшы башкаручыларны ачыклау булса, ә безнең бурыч башкачарак – татар җырын үзгәртү, заманча сәнгать тенденцияләреннән чыгып аның музыкаль эстетикасына йогынты ясау”, - диде Рәүфәл Мөхәммәтҗанов.
Рәүфәл Мөхәммәтҗанов фольклор һәм шоу-бизнес төшенчәләрен аерырга киңәш бирде. “Фольклорны ничек теләсәң, шулай җырларга була. Ә шоу-бизнеста аерым билгеләмәләр бар. Татар текстларында аерым сузыклар бар, шуңа катлаулырак. Шуңа без татар җырлары лаеклы яңгырасын өчен белгечләрне чакырдык”, - диде ул.
Искә төшерәбез, фестиваль концертлары 5 ноябрьдә башлана, барлык билетлар сатылып беткән.