Татарстанда юл техникасы кышкы чорга йөз процентка әзер

22.11.2016

Татарстанда бөтен юл техникасы ГЛОНАСС системасына тоташтырылган һәм кышкы эшкә 100% әзер. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта республиканың транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин җиткерде.

Министр сөйләгәнчә, юл оешмаларында 1077 берәмлек махсуслаштырылган техника бар, шул исәптә 392 катнаш юл машиналары, якынча 500 берәмлек башка техника (экскаваторлар, бульдозерлар, тракторлар).

Ленар Сафин сүзләренчә, көзге чорда төп челтәрдә 20 мең кв. м (36 км) мәйданда каты өслекле автомобиль юлларында ремонт эшләре башкарылган. Куркыныч участокларда 1,2 меңнән артык “Тайгак юл” дигән вакытлыча юл билгеләре урнаштырылган.

Ясалма корылмалар (күпер корылмалары һәм суүткәргеч торбалар) шулай ук кышкы чорда файдалануга әзерләнгән.

Исегезгә төшерәбез: Татарстанда кулланылучы автомобиль юллары 38 111 км тәшкил итә. Шул ук вакытта 1 064 км юл – федераль, 13 380 км – төбәк, 23 667 км җирле билгеләнештә.

 


“Татар-информ” МА