Яңалыклар

30.11.2016

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Овернь-Рона-Альпы төбәге (Франция) бизнесы вәкилләрен Татарстанга чакырды. Визитны әзерләү буенча эш төркеме Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның Овернь-Рона-Альплар төбәгенең Региональ совет вице-президенты Филипп Менье белән очрашуы нәтиҗәләре буенча оештырылачак. Очрашу Парижда Рөстәм Миңнехановның Франциягә эш сәфәре кысаларында узды.

29.11.2016

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Парижга эш сәфәре кысаларында Франциядәге татар җәмәгатьчелеге вәкилләре белән очрашты.   

Очрашу Россия Федерациясенең Франциядәге илчелеге бинасында узды.

Чарада татар җәмәгатьчелеге, «Франция Татарстан йорты» ассоциациясе активистлары катнашты.

Рөстәм Миңнеханов очрашу мөмкинлеге, шулай ук татар халкының гореф-гадәтләренә, мәдәниятенә һәм теленә битараф булмаганнары өчен барысына да рәхмәт белдерде.  

29.11.2016

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы сәнгать осталары концертын карады. 

Чара Россия Федерациясенең Франция Илчелегендә оештырылган иде.

Концерт башланганчы Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Федерациясенең  Франциядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Александр Орлов «Хәзерге Татарстан» фотокүргәзмәсен һәм халык сәнгате һөнәрләре күргәзмәсен карадылар, анда милли бизәкләр төшерелгән күн эшләнмәләр, сувенир продукция, традицион милли баш киемнәре – түбәтәйләр, милли татар киемнәреннән курчаклар һәм башкалар куелган иде.

29.11.2016

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Парижга (Франция Республикасы) килде.

«Ле Бурже» аэропортында Рөстәм Миңнехановны Россия Федерациясенең Франциядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Александр Орлов һәм башка рәсми затлар каршы алды.

29.11.2016

Татарстан халыкка электрон дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүдә Россия төбәкләре арасында беренче урында тора. Бу хакта бүген Министрлар Кабинетында узган матбугат очрашуында ТР Премьер-министры урынбасары – мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов сөйләде.

Министр “Без портал эшеннән канәгать” дип билгеләп үтте.

29.11.2016

Татарстан, тышкы сәяси катлаулыкларга карамастан, Германия төбәкләре белән һәрвакыт актив хезмәттәшлеккә әзер, сәүдә-икътисадый мөнәсәбәтләрне үстерүне дәвам итә. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Саксония (ГФР) Ирекле дәүләте Премьер-министры Станислав Тиллих белән очрашуда хәбәр итте.

Татарстан ягыннан очрашуда Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты рәисе Рафис Борһанов, «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ генераль директоры Рафинат Яруллин, Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Алмаз Хөсәенов һәм башкалар катнашты. 

29.11.2016

Бүген Татарстанга Германия федератив республика делегациясе визиты кысаларында Казанда «Татарстан – Саксония» икътисади форумы үткән. Форум эшендә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, Саксония (ГФР) Премьер-министры Станислав Тиллих, ТР Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Татарстан һәм Саксония дәүләт хакимияте һәм бизнес вәкилләре катнашты.

28.11.2016

Бүген Татарстанга өч көнлек эш сәфәре белән Саксония (ГФР) Премьер-министры Станислав Тиллих килде. 

«Казан» халыкара аэропортында аны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов каршы алды. 

28.11.2016

Татарстан предприятиеләрендә товар һәм хезмәт күрсәтү сыйфатының мәгънәсен аңлау елдан-ел арта бара. Бу хакта Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков ТР Хөкүмәт йортында ТР Хөкүмәтенең “Сыйфат өчен” премияләре конкурсы лауреатларын бүләкләү тантанасында җиткерде.

28.11.2016

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Группа ГМС» УК» ҖЧҖ генераль директоры Артём Молчанов белән очрашты. 

Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган очрашуда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов һәм Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Альберт Нәфыйгин да катнашты. 

Битләр: << 1201 1202 1203 1204 1205 ( 1206 ) 1207 1208 1209 1210 >>