Яңалыклар

20.01.2017

Мәскәү һәм Бөтен Русь патриархы Кирилл Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевне 80 яшьлеге белән котлады.

20.01.2017

Бүген Татарстан Республикасының беренче Президенты, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 80 яшь тулуы белән котлады.

20.01.2017

Бүген Казанда «Пирамида» КСКда Татарстан Республикасының Беренче  Президенты, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевның 80 яшенә багышланган юбилей концерты узды. 

Чарада Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Ингушетия Республикасының беренче Президенты Руслан Аушев, Ингушетия Республикасы Башлыгы Юныс-Бәк Евкуров, сәясәтче һәм Мәскәү шәһәренең элеккеге мэры Юрий Лужков, Россия кардиохирургы, РФА академигы Ренат Акчурин, республика дәүләт хакимияте органнары вәкилләре һәм башка рәсми затлар катнашты. 

20.01.2017

Бүген Татарстан Республикасына кыска вакытлы эш сәфәре белән Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич һәм Ингушетия Башлыгы Юныс-Бәк Евкуров килде.

«Казан» халыкара аэропортында кунакларны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм башка рәсми затлар каршы алды. 

20.01.2017

Бүген С.П. Горбунов исемендәге Казан авиация заводында булганнан соң  Россия Федерациясе Оборона министры Сергей Шойгу, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән берә, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев белән очрашуга юнәлде. Ул Минтимер Шәймиевны 80 яшьлек юбилее белән чын күңелдән котлады һәм күпьеллык хезмәттәшлек, дуслык һәм үзара аңлашу өчен олы рәхмәтен җиткерде.   

20.01.2017

Бүген Россия Федерациясе оборона министры Сергей Шойгу Казанга визиты кысаларында "Туполев" ГАҖ филиалы Горбунов ис. Казан авиация заводының производство цехларында булды. РФ Оборона министрлыгы башлыгын Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, РФ оборона министры урынбасары Юрий Борисов, "Берләштерелгән авиатөзелеш корпорациясе" ГАҖ Юрий Слюсарь, "Туполев" ГАҖ генераль директоры Александр Конюков һәм башкалар озата йөрде. 

20.01.2017

Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтиммер Шәймиевне 80 яшьлеге белән Мисыр тышкы эшләр советы котлады.

Мисыр тышкы эшләр советы башкарма секретаре Иззат Саад, аерым алганда, Минтимер Шәймиевнең хәзерге Россия һәм Татарстан Республикасы тарихында бәяләп бетергесез роленә карата ихлас соклану һәм тирән хөрмәт белдерде.

20.01.2017

Азәрбайҗан Премьер-министры Артур Раси-заде Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевне 80 яшь тулу уңаеннан чын күңеленнән котлады.

20.01.2017

Бүген Татарстанга Россия Федерациясе Оборона министры Сергей Шойгу килде. «Казан» халыкара аэропротында аны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов каршы алды.  

20.01.2017

Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевкә 80 яшь тулу уңаеннан Төркия  парламентының Тышкы эшләр буенча комиссия әгъзасы, Европа Советы Парламент ассамблеясы әгъзасы Әкъмәледдин Ихсануглы нык сәламәтлек, бәхет һәм уңышлар теләде.

Битләр: << 1201 1202 1203 1204 1205 1206 ( 1207 ) 1208 1209 1210 >>