Яңалыклар

23.11.2016

Татарстан Республикасында энергонәтиҗәлелек һәм энергетиканы үстерү буенча программаның тормышка ашырылуы турында бүген ТР Премьер-министры Илдар Халиков күргәзмәдә Россия энергетика министры Александр Новакка сөйләде.

Күргәзмә энергонәтиҗәлелек һәм энергетиканы үстерү буенча ENES халыкара форумы кысаларында уза (Мәскәү).

Форумда Татарстанның энергия саклау һәм энергетика нәтиҗәлелеген күтәрү өлкәсендәге тәҗрибәсен чагылдыручы бердәм экспозиция куелган.

23.11.2016

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Самара шәһәренә эш сәфәре кылды. Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Виталий Мутко белән бергә, ул «Самара Арена» стадионы төзелеш мәйданчыгында булды һәм төзелеш барышы белән танышты. Чарада шулай ук «Россия — 2018» оештыру комитеты» КАБО генераль директоры Алексей Сорокин, Самара өлкәсе вице-губернаторы – төзелеш министры Алексей Гришин һәм «Казан» ПСО генераль директоры Равил Җиһаншин катнашты. 

23.11.2016

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Чиста су. Казан-2016" VII махсуслаштырылган күргәзмәсен һәм конгрессын ачты. Чара "Казан ярминкәсе" күргәзмә үзәге территориясендә узды. Тантанада шулай ук Федераль су ресурслары агентлыгы җитәкчесе вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Вадим Никаноров, Түбән Идел бассейнының сулыклары идарәсе җитәкчесе Анатолий Быков, ТР экология һәм табигать ресурслары министры Фәрит Габделганиев, ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, Казан шәһәренең башкарма комитеты җитәкчесе денис Калинкин һәм башкалар катнашты.

23.11.2016

Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков бүген Мәскәүдә энергонәтиҗәлелек һәм энергетиканы үстерү буенча ENES халыкара форумы эшендә катнаша.

Бу чарада шулай ук Татарстаннан делегация катнаша, аның составында ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы, ТР Министрлар Кабинеты каршындагы ТР Энергия саклау технологияләр үзәге, ТРның ягулык-энергетика комплексы предприятиеләре, Казан дәүләт энергетика университеты вәкилләре бар.

23.11.2016

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Федераль су ресурслары агентлыгы җитәкчесе вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Вадим Никаноров белән очрашты.

Очрашу иртәнге аш форматында «Казан ярминкәсе» күргәзмә үзәге территориясендә узды. 

22.11.2016

Бүген төштән соң Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Гандбол федерациясе президенты Сергей Шишкарев белән очрашты. 

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.

Яклар төбәктә гандбол үсеше мәсьәләләре турында, спорт тематикасына башка мәсьәләләр турында фикер алышты.

22.11.2016

Татарстанда бөтен юл техникасы ГЛОНАСС системасына тоташтырылган һәм кышкы эшкә 100% әзер. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта республиканың транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин җиткерде.

22.11.2016

Татарстан Республикасы икътисадының киләчәк үсеше квалификацияле кадрлардан, формалаштырылган һәм өлгергән хезмәт базарыннан башка мөмкин түгел. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Икътисадый совет утырышында хәбәр итте. 

Утырыш Татарстанда хезмәт базарының үсешенә багышланды һәм республиканың барлык мунициципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында уздырылды.

22.11.2016

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясендә Намибия Республикасы Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Ндали Че Камати белән очрашты. Очрашу ТР Хөүмәте Йортындагы Рөстәм Миңнехановның эш кабинетында узды.

21.11.2016

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Стратегик үсеш һәм өстенлекле проектлар буенча РФ Президенты каршындагы совет президиумы утырышында катнашты.   

Чараны Горкида (Мәскәү өлкәсе) Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев алып барды.

Утырышта катнашучылар «Имин һәм сыйфатлы юллар», «ТКХ һәм шәһәр мохите», «Кече бизнес һәм индивидуаль  эшкуарлык инициативасы» өстенлекле программалары турында фикер алышты.

Битләр: << 1201 1202 1203 1204 1205 1206 1207 1208 ( 1209 ) 1210 >>