Нурсолтан Назарбаев Рөстәм Миңнехановка котлау юллады: Татарстан Россия субъектлары арасында Казахстанның иң мөһим икътисадый партнерларының берсе

01.03.2017

Казахстан Президенты Нурсолтан Назарбаев Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановны 60 яшь тулуы белән котлады.

"Хөрмәтле Рөстәм Нургали улы!

60 яшьлек юбилеегыз уңаеннан ихлас йөрәктән котлаулар һәм изге теләкләр кабул итегез. 

Ышанам, Сезнең бай тормыш тәҗрибәгез һәм профессиональлек тагын күп еллар дәвамында Татарстан халкы иминлегенә хезмәт итәчәк. 

Сезнең тырышлык аркасында да Татарстан Республикасы бүген Казахстан Республикасының Россия Федерациясе субъектлары арасында иң мөһим икътисадый партнерларының берсе. 

Форсаттан файдаланып, Сезгә, хөрмәтле Рөстәм Нургали улы, ныклы сәламәтлек, гаилә иминлеге һәм дәүләт эшчәнлегегездә зур уңышлар телим"ю 

 


ТР Президенты Матбугат хезмәте.