Беларусь Президенты Александр Лукашенко Рөстәм Миңнехановны юбилее белән котлады

01.03.2017

Беларусь Президенты Александр Лукашенко Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановны 60 яшьлек юбилее белән котлады.

Котлау телеграммасында, аерым алганда, әйтелә: "Беларусьта Сезнең Беларусь Республикасы белән Россия Федерациясе арасындагы хезмәттәшлекне ныгытуга юнәлтелгән ярдәмегезне югары бәялиләр. 

Югары профессиональлек һәм җаваплы дәүләт вазифаларында күп еллык тәҗрибәгез Сезгә акыллы сәясәтче абруен яуладылар, Сезнең җитәкчелектә Татарстан үсеп бара. 

Чын күңелдән Сезгә, Рөстәм Нургали улы, сәламәтлек, бәхет, иминлек һәм алга таба планнарыгызның чынга ашуын телим". 

 


ТР Президенты Матбугат хезмәте