Рөстәм Миңнеханов «Энергетика. Ресурсларны саклау-2017» XVIII халыкара күргәзмәсен ачты

14.03.2017

Соңгы биш елда Россиядә энергияне нәтиҗәле куллану чараларын гамәлгә ашыру ярдәмендә 300 млн. тоннага якын шартлы ягулыкны саклап калып булды. Бу хакта бүген «Энергетика. Ресурсларны саклау-2017» XVIII халыкара күргәзмәсен "Казан ярминкәсе" КҮ мәйданында ачу тантанасында билгеле булды. 

Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Премьер-министры урынбасары - сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, РФ энергетика министры урынбасары Антон Инюцын, Үзбәкстан Республикасы Сәмәркәнд өлкәсе хакиме Химмәт Окбутаев, федераль һәм республика хакимият органнары вәкилләре һәм башкалар катнашты. 

Рөстәм Миңнеханов сәламләү чыгышында билгеләгәнчә, Казанда бу күргәзмә үзен энергияне саклау өлкәсендәге заманча технологияләр белән танышу, энергетика өлкәсендәге көнүзәк мәсьәләләр турында фикер алышу өчен уңай мәйданчык итеп күрсәтте. 

ТР Президенты Россия Энергетика министрлыгына әлеге күргәзмәне оештыру һәм үткәрүдә ярдәмнәре өчен рәхмәтен белдерде. 

Антон Инюцын ассызыклаганча, энергия ресурсларын сакалу мәсьәләсе һәрвакыт өстенлекле иде. Аның сүзләренчә, 2012 елдан Россиядә 300 млн. тоннага якын шартлы ягулыкны саклап калып булды. "Безнең мәгълүматларга караганда, якындагы өч елда, фаразланучы икътисадый үсешне исәпкә алып, шул ук күләмдә өстәмә экономиягә ирешү мөмкин", - диде ул. 

Шуннан ТР Премьер-министры Илдар Халиков "Энергияне эффектив куллану җиһазлары һәм технологияләре" конкурсында җиңүчеләргә дипломнар тапшырды. 

Аннан Рөстәм Миңнеханов һәм башка рәсми кунаклар күргәзмә экспозициясе белән танышты. 

Быел Россия, Беларусь, Италия һәм АКШ ның 140 алдынгы компаниясе, шулай ук Германия, Израиль, Испания, Кытай, Корея, Польша һәм башка илләр компанияләренең 14 чит илләрендәге вәкиллекләре үз казанышларын тәкъдим итте. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев