Минтимер Шәймиев “Яңарыш” республика фондының Попечительлек һәм Административ советлары утырышын уздырды

16.03.2017

Бүген Казан Кремлендә “Яңарыш” республика фондының Попечительлек һәм Административ советлары утырышы узды.

Утырышны Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” республика фондының Попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев уздырды.

Утырышта Россия Чит ил эшләре министрлыгының махсус йөкләмәләр буенча вәкиле Элеонора Митрофанова, Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Премьер-министры урынбасары – ТР Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гаффаров, ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары, “Яңарыш” республика фондының башкарма директоры Татьяна Ларионова, Попечительлек советы әгъзалары, Татарстанның ЮНЕСКО эшләре буенча комиссиясе вәкилләре һ.б. катнашты. 

Минтимер Шәймиев беренче чиратта Элеонора Митрофановага утырышта катнашканы һәм күпьеллык хезмәттәшлеге өчен рәхмәт белдерде. “Кичә, бүген, һәм ышанабыз, киләчәктә дә ярдәмегез өчен рәхмәт”, -диде ул.

Болгар ислам академиясенә килгәндә, Минтимер Шәймиев болай дип билгеләде: “Хәзерге вакытта эшкә комачауларлык бернинди дә сәбәп юк. Академия комплексы 1 сентябрьгә тапшырылачак. ЮНЕСКО исемлегенә Зөядәге Успение соборын үткәрү буенча без барысын да эшләдек, эш билгеләнгән тәртиптә дәвам итә”.

“Яңарыш” фондының узган елда башкарылган эшләре турында фондның башкарма директоры, Татарстанның Дәүләт Советы рәисе урынбасары Татьяна Ларионова хисап тотты.

Ул хәбәр иткәнчә, 2016 елда Болгар һәм Зөядә археологик тикшеренүләр дәвам итә. Болгар территориясендә 1484 кв. м мәйдан ачылган, ә Зөя территориясендә 660 кв. м. Узган ел реставрацияләү эшләре Успение соборында дәвам итә.

2016 елның маенда реставрациядән соң Гражданнар сугышы музее ачыла. 2017 елда Зөядә Россиядә беренче Археологик агач музеен булдыру буенча эш дәвам итәчәк.

“Болгарда 2016 елда иң өстенлекле объектларның берсе кунакханә комплексы төзелеше булды. Хәзерге вакытта “Татнефть” һәм “ТАИФ” кебек инвесторларның финанславы ярдәмендә объектта зур күләмдә эшләр башкарылды”, - дип хәбәр итте Татьяна Ларионова.

Кунакханә комплексы төзелешен тулысынча тәмамлау 2018 елга планлаштырыла.

Тагын бер бик мөһим һәм җитди объект – Болгар ислам академиясе. Академия төзелешенең инвесторлары – Алишер Усмановның “Сәнгать, фән һәм спорт” хәйрия фонды, “Татнефть” ГАҖ  һәм “ТАИФ” ААҖ.

Татьяна Ларионова шулай ук Казан Изге Ана иконасы соборын булдыру буенча эшләрнең барышы турында сөйләде.

Аннары утырышта катнашучылар “ЮНЕСКО белән хезмәттәшлек” темасына Элеонора Митрофанова докладын тыңладылар.

Шулай ук КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм шәрык институты директоры, “Яңарыш” фондының Административ советы әгъзасы һәм Эксперт советы секретаре Рамил Хәйретдинов, Зөя тарих-архитектура һәм сәнгать музей-саклаулыгы директоры Артем Силкин, КФУ аспиранты Нәргиз Айтуганов доклад ясадылар.

 


ТР Президенты матбугат хезмәте