Бөгелмә районына эш сәфәре кысаларында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Спас авыл җирлегендә Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган сугышчылар һәйкәленә чәчәкләр салды.
Һәйкәл 1985 елда куелган. Авылдан 285 кеше фронтка китә, шуларның 209ы әйләнеп кайтмый. Бүген Спас районында бердәнбер ветеран - тыл хезмәтчәне яши.
Тулаем Бөгелмә районыннан чакырылган Бөек Ватан сугышында катнашучылар арасыннан 10 кешегә Советлар Союзы Герое исеме бирелгән.
Рөстәм Миңнеханов чәчәкләр салды һәм һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алды.