«Россельхозбанк» Татарстандагы авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә 2 млрд. сумнан артык ташламалы кредит бирде

21.03.2017

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Россельхозбанк» АҖ идарәсе рәисе урынбасарлары Ирина Жачкина һәм Оксана Лут белән очрашты. 

Очрашу Рөстәм Миңнехановның Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортындагы эш кабинетында узды.  

Татарстан ягыннан очрашуда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Альберт Нәфыйгин катнашты.

Рөстәм Миңнехановка хәбәр ителгәнчә, агросәнәгать комплексы предприятиеләрен ташламалы кредитлауның яңа механизмы эшләтеп җибәрелгәннән соң «Россельхозбанк» Татарстандагы 14 заемчыга яңа тәртиптә финаслау чаралары бирде. Авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә 2 млрд. сумнан артык кредит бирелгән.

«Акчалар эре агрохолдингларга да, шулай ук кече бизнес предприятиеләренә дә бирелгән», – диде Ирина Жачкина.

Республикага эш сәфәре кысаларында «Россельхозбанк» җитәкчелеге вәкилләре Татарстан бизнес вәкилләре белән хезмәттәшлекне үстерү һәм республика территориясендә инвестицион проектларын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча очраштылар.   


ТР Президенты Матбугат хезмәте. «Россельхозбанка» җәмәгатьчелек белән элемтәләр бүлеге материаллары кулланылды.