Рөстәм Миңнеханов "Татнефть" ГАҖ Директорлар советының чираттагы утырышын уздырды

20.03.2017

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген  "Татнефть" ГАҖ Директорлар советының чираттагы утырышын уздырды.

Утырыш ТР Хөкүмәте Йортында үтте.

Утырышта компаниянең агымдагы елның ике аенда бюджеты үтәлеше нәтиҗәләре каралды, апрель аена һәм 2017 елның икенче кварталына бюджеты расланды.

Утырышта катнашучылар югары үзле нефть ятмаларын эшкәртү проектын гамәлгә ашыру барышы турында сөйләштеләр. 2017 елның 1 мартына чыгарылган югары үзле нефть күләме 1 млн. 997 мең 278 тонна тәшкил итте. Эксплуатацияләнә торган фонд - 602 скважина. 

Утырышта шулай ук "Татнефть" ГАҖ Директорлар советы Корпоратив идарә кодексының яңа редакциясе кабул ителде. 2016 елга аудит уздыру өчен аудит фирмасы билгеләнде һәм башка сораулар каралды. 


Татнефть" ГАҖ матбугат хезмәте