Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Ташкентка эш сәфәре кысаларында Үзбәкстан Республикасы Президенты белән киңәйтелгән очрашуда катнашты.
Россия ягын РФ Премьер-министрының беренче урынбасары Денис Мантуров тәкъдим итә. Яклар Россия һәм Үзбәкстан компанияләре гамәлгә ашыра торган уртак проектлар турында фикер алыштылар.
Үзбәкстан - Татарстанның Үзәк Азиядәге әйдәп баручы партнерларының берсе.