Рөстәм Миңнеханов: Мәңгелек ут - халкыбызның батырлыгы турында сүнмәс хәтер символы

06.05.2025

Бүген «Җиңү утын саклыйбыз» бөтенроссия гамәле кысаларында Тукай районының Новый бистәсендә төзекләндерелгән мемориаль комплекста Мәңгелек утны кабызу тантанасы булды.

Чарада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты. Тантана башланыр алдыннан республика Рәисе иң беренче эш итеп дәрәҗәле кунаклар сыйфатында чакырылган ветераннарны сәламләргә килде.

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына 130дан артык мемориалны табигый газга күчерү буенча «Җиңү утын саклыйбыз» дигән киң колачлы Бөтенроссия гамәле башланды. 22 февральдән башлап атна саен Мәңгелек утларны газ бүлү челтәрләренә тоташтыру үткәрелә. Гамәлнең төп вакыйгасы бүген булды - Җиңү көне алдыннан бөтен Россия буенча берьюлы 80 Мәңгелек ут кабызылды.

Гамәлдә катнашучыларга сәламләү сүзе белән Россия Энергетика министры Сергей Цивилев, «Газпром» ГАҖ Идарәсе рәисе урынбасары Сергей Хомяков һәм «Газпром межрегионгаз» ҖЧҖ, «Газпром газификация» ҖЧҖ генераль директоры Сергей Густов мөрәҗәгать итте.

Үзенең чыгышында Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Бөек Ватан сугышы елларында фронтка 700 мең татарстанлы киткән, аларның яртысы өйләренә әйләнеп кайтмаган. 353 кешегә Советлар Союзы Герое исеме бирелгән.

"80 ел элек гаять зур тырышлык белән безнең бабаларыбыз тарихтагы иң канкойгыч сугышта җиңү яуладылар. Аларның ватанга карата ихлас мәхәббәте, дөреслеккә һәм гаделлеккә ышанычы - безнең барыбыз өчен дә чиксез ориентир. Ватан өчен гомерләрен биргәннәрнең истәлеге безнең йөрәкләрдә мәңгегә сакланачак", - дип белдерде республика Рәисе.

Ул ассызыклаганча, республика җиңүгә фронтта гына түгел, тылда да зур өлеш кертте. Сугыш башланганнан бирле Татарстан предприятиеләре, авыл халкы хәрби заказларны үтәү, фронтны барлык кирәк-яраклар белән тәэмин итү эшенә актив кушылды. Татарстан башкаласы Казан шәһәре, шулай ук Зеленодольск «Хезмәт батырлыгы шәһәре» дигән горур исем йөртә.

"Бүген без Тукай муниципаль районының Новый бистәсендә яшибез, анда яшәүчеләр дә батырларча көрәштеләр һәм күптән көтелгән Җиңүне якынайттылар. Бөек Ватан сугышына Тукай районында яшәүче 9 мең 305 кеше алына, шуларның 5 мең 416сы фронтта һәлак була. Бу мемориаль комлекста кабызылачак Мәңгелек ут халкыбыз батырлыгы турындагы сүнмәс хәтер символы булачак. „Газпром“ компаниясенә республикабызда 30 мемориал кергән әлеге колачлы проектны гамәлгә ашырган өчен рәхмәт белдерәм», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Рәисе билгеләп үткәнчә, бүген җиңүчеләр буынының лаеклы варислары махсус хәрби операция кысаларында илебез мәнфәгатьләрен яклый. "Без сугышчыларыбызга батырлыклары, каһарманлыклары һәм антка тугрылыклары өчен чиксез рәхмәтле, - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов. - Барыгызны да якынлашып килүче Бөек Җиңү көне белән котлыйм. Барыгызга да ныклы сәламәтлек һәм иминлек телим".

Аннары Рөстәм Миңнеханов Хәрби дан мемориалына чәчәкләр салды һәм һәлак булган сугышчыларның гаиләләренә Батырлык орденын тапшырды.

Новый бистәсендә мемориал төзү турындагы карар 1984 елда кабул ителә. 2022 елда һәйкәл реконструкцияләнде. Мемориаль плитәләргә барлыгы 562 кешенең фамилиясе уелган. Җәмәгать киңлегендә «Җиңү мае» күргәзмә экспозициясен урнаштырдылар.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.