Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов күренекле фән, мәдәният, җитештерү һәм сәнәгать эшлеклеләренә Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды.
Чарада катнашучыларны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, лауреатларның һәрберсе республика үсешенә гаять зур өлеш кертә.
«Бөек Ватан сугышында Җиңүне бәйрәм итәр алдыннан монда безнең кадерле ветераннарыбыз да катнаша. Залда шулай ук икътисадның һәм социаль-мәдәни өлкәнең барлык тармаклары вәкилләре дә бар, - диде ТР Президенты. – Республика үсешнең нигезе, әлбәттә, кешеләр. Безнең нефтебез, җиребез, суыбыз бар, үз җиребезнең, үз республикабызның мондый патриотлары, мондый кешеләре булмаса, без уңышка ирешә алмас идек».
Аннары Рөстәм Миңнеханов бүләкләү тантанасына кереште.
«Россия Федерациясенең Атказанган төзүчесе» мактаулы исеменә «ТАИФ-НК» АҖнең генераль директорының капиталь төзелеш буенча урынбасары Илдус Сафин лаек булды.
Моннан тыш, күпьеллык тырыш хезмәте һәм үсеп килүче буынны патриотик рухта тәрбияләүгә зур өлеш керткәне өчен «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены медале белән Бөек Ватан сугышында катнашучы Васыйл Хуҗиәхмәтов бүләкләнде.
Тантана азагында Рөстәм Миңнеханов дәүләт бүләкләре лауреатларына ирешкән уңышлары һәм тырыш хезмәтләре өчен тагын бер кабат рәхмәт белдерде.