Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Сәүдә-сәнәгать палатасы президенты Сергей Катырин һәм чит ил Сәүдә-сәнәгать палаталары җитәкчеләре белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды. Очрашуда Татарстан вице-премьеры сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко, Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, Татарстан Республикасы Сәүдә - сәнәгать палатасы рәисе Шамил Агиев катнашты.
Рөстәм Миңнеханов кунакларны 16 нчы KazanForum һәм V халыкара сәүдә-сәнәгать палаталары юбилей форумында сәламләде. "Россия Сәүдә-сәнәгать палатасы Казандагы чараларның эшлекле программасын оештыру буенча безнең ышанычлы партнер булды. Татарстан өчен бу чара - алга киткән эшкуарлык, тотрыклы икътисад һәм туризм ягыннан җәлеп итүчәнлекле төбәк буларак, республикабызның сәүдә-сәнәгать һәм инвестицион потенциалын күрсәтү өчен яхшы мөмкинлек», - дип ассызыклады республика Рәисе.
Ул билгеләп үткәнчә, быел Сәүдә-сәнәгать палаталары халыкара форумының эшлекле программасы сессияләрне үз эченә ала, аларда шулай ук сәнәгать туризмын үстерү мәсьәләләре турында да фикер алышачаклар. "Бу Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләре белән хезмәттәшлекнең яңа юнәлеше", - диде Рөстәм Миңнеханов.
Ул билгеләп үткәнчә, Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы халыкара хезмәттәшлекне үстерү буенча актив эшчәнлек алып бара. Бизнес вәкилләре катнашында эре халыкара чаралар уздыра, чит ил бизнес-миссияләрен, эшлекле форумнар һәм күргәзмәләрне оештыра һәм актив катнаша, чит дәүләтләрнең Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчеләре һәм Татарстанга килгән чит ил делегацияләре белән даими очрашулар үткәрә.
"KazanForum һәм Сәүдә-сәнәгать палаталарының халыкара форумы - конструктив аралашу өчен универсаль мәйданчыклар. Бизнес вәкилләре өчен - проблемалы мәсьәләләр һәм чакырулар буенча фикер алышу, аларны хәл итү буенча тәкъдимнәр формалаштыру, эшлекле багланышлар урнаштыру, бизнесны үстерү буенча идеяләр белән алмашу, яңа тәҗрибә алу мөмкинлеге ул. Сезгә нәтиҗәле дискуссияләр һәм Татарстанда сезгә рәхәт булуын телим", - диде Рөстәм Миңнеханов.
РФ Сәүдә-сәнәгать палатасы президенты Сергей Катырин кыскача Сәүдә-сәнәгать палаталары форумының үсеш тарихы, чит ил катнашучылары географиясен киңәйтү, быелгы V форумның чаралар программасы турында сөйләде. Ул Казанда 14-16 май көннәрендә уза. Максат - эшлекле элемтәләрне ныгыту һәм Россия компанияләрен чит ил базарларына чыгару. Сәнәгать туризмы, «яшел» проектлар, ИХО илләрендә халыкара арбитраж һәм цифрлы продуктлар экспорты темалары буенча сессияләр планлаштырылган. Быел форумда 40 ССП вәкилләре катнаша, шул исәптән беренче тапкыр Сенегалдан делегатлар килде. Форум «Россия-Ислам дөньясы: KazanForum» ХVI халыкара икътисадый форумы кысаларында Татарстан Сәүдә-сәнәгать палатасы тарафыннан үткәрелә.
Ислам сәүдә һәм үсеш палатасы генераль секретаре Йосыф Хәсән Хәләви билгеләп үткәнчә, KazanForum мәйданчыгы үзенең нәтиҗәлелеген раслады һәм бүген Россия һәм Ислам дөньясы илләре хезмәттәшлеген үстерү өчен мөһим платформа булып тора.
Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы рәисе Шамил Агиев хәбәр иткәнчә, делегацияләрнең Казанга визиты программасын мөмкин кадәр тулырак итәргә тырышканнар: кунаклар эре предприятиеләргә бара алачак, сәүдә-икътисадый элемтәләрне үстерү мөмкинлекләрен өйрәнә алачак.
Шулай ук Сенегал, Төркия, Казахстан Сәүдә-сәнәгать палаталары вәкилләре чыгыш ясады.
Очрашу кысаларында Рөстәм Миңнеханов Сергей Катыринга Татарстан Республикасы белән нәтиҗәле хезмәттәшлеге һәм уртак проектларны гамәлгә ашыруга зур өлеш керткәне өчен «Дуслык» орденын тапшырды.