Рөстәм Миңнеханов Россия Эчке эшләр министрының беренче урынбасары Александр Горовой белән очрашты

14.05.2025

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Эчке эшләр министрының беренче урынбасары Александр Гороойв белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды.

Әңгәмә барышында 16 нчы KazanForum уздыру чорында хокук тәртибен һәм иҗтимагый иминлекне тәэмин итү мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

Искәртәбез, «Россия - Ислам дөньясы: KazanForum 2025» XVI халыкара икътисадый форумы 13-18 май көннәрендә уза. Форумда 103 илдән 10 меңнән артык кунак көтелә.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.