Татарстан амбарларына 2,15 млн. тонна бөртекле ашлык салынган, уңыш югары саклана – 36,6 ц/га, бу 2016 ел уңышы белән чагыштырганда 9 ц/га артык.
Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
«Соңгы көннәрдә тәүлегенә 180 мең тоннадан артык иген җыеп алабыз, - диде Марат Әхмәтов. – Кичә максималь җитештерүчәнлеккә ирештек – 185 мең тонна суктырып алдык».
Бүгенгә 40% мәйдан җыеп алынган, ягъни 600 мең га, диде министр. Аның сүзләренчә, урып-җыю эшләренең югары темплары Зәй районында, Апас, Чистай, Әлки һәм башка районнарда тортыклы саклана.
Марата Әхмәтов билгеләп үткәнчә, басулардагы хәлләр тулаем түбәндәгечә. Уҗым һәм арпа 300 мең га мәйданда тулысынча өлгергән. Шуңа күрә югалтуларны булдырмас өчен барлык чараларны да күрергә кирәк, шул исәптән транспорт белән тәэмин итүне, шулай ук бушаган комбайннарны җәлеп итүне һәм шунда күчерүне.
Министр булган техник потенциалны куллануны тизләтергә һәм мөмкин кадәр кулланырга тиешле районнарны да атады, болар: Бөгелмә районы, Питрәч, Югары Ослан, Баулы, Кама Тамагы районнары.
«Тулаем күп кенә районнар нәтиҗәле эшли, - дип йомгак ясады ул. - Әмма алдынгы һәм оешкан районнарга да урып-җыюны вакытында тәмамлау җиңел булмаячак».
Марат Әхмәтов билгеләп үткәнчә, атна азагында көннәр үзгәрәчәк, һәм уҗымлыларны һәм борчакны җыеп алуны тәмамларга кирәк, аларның мәйданы әлегә 200 мең га.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов шулай ук авыл хуҗалыгы җитештерүчеләрен 2017 ел урагы өчен бу матур көннәрне мөмкин кадәр файдаланырга өндәде.