Зөядәге Успение монастыре диварында ЮНЕСКО символикасы барлыкка килде

21.08.2017

ЮНЕСКО тарафыннан сакланучы Бөтендөнья мирас объектлары исемлегенә керүне күрсәткән символика бүген Зөя утрау-шәһәрчегендә урнашкан Успение ирләр монастыре диварында да пәйда булды.

Тантаналы чарада ЮНЕСКО генераль директоры Ирина Бокова, Россия мәдәният министры Владимир Мединский, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе, "Яңарыш" республика фонды рәисе Минтимер Шәймиев, Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан катнашты.

"Берничә ел элек, ягъни 2010 елда, әле яңа гына Бөек Болгар һәм Зөя утрау-шәһәрчегендәге һәйкәлләрне яңартырга тотынган чорда, без мондый уңышка ирешербез дип кем уйлаган", – дип билгеләде үзенең чыгышында Минтимер Шәймиев.

"Зөя Утрау-шәһәрчеге" музей-тыюлыгына ике микроавтобус бүләк ителү күңелле сюрприз булды. Аларны Татарстан Президенты экскурсияләр оештыру өчен бүләк иткән. Ә монастырьгә республика лидеры исеменнән катер ачкычы тапшырдылар. Яңа ияләренә ачкыч һәм сертификатларны Минтимер Шәймиев бирде.

Ирина Бокованың Татарстанда инде икенче тапкыр булуы. Өч ел элек ул республика Президенты Рөстәм Миңнехановка Бөек Болгар археология комплексын ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы объектлары исемлегенә кертү турындагы сертификат тапшырырга үзе килгән иде.

Успение соборы һәм ирләр монастыреның хәзер Татарстан һәм Россиянеке генә түгел, бәлки бөтен дөнья хәзинәсе булуын белдергән символ буларак  ЮНЕСКО билгесе аның диварларында торачак.

Алга таба кунаклар хәзер реставрацияләү стадиясендә булган Успение соборында булдылар. Шулай ук Никольский чиркәвен, Гражданнар сугышы музеен, XIX йөз ахырына караган һөнәр училищесының реставрацияләнгән  бинасына урнашкан сәнгать галереясен карадылар.

Казан (Идел буе) федераль университетының мәгълүмати-белем бирү үзәгендә аларны КФУ ректоры Илшат Гафуров каршы алды. Ул КФУның Балалар университетының максатлары һәм бурычлары, шулай ук фәнни эшләр турында сөйләде.

Зөя утрау-шәһәрчегендәге Успение соборына һәм ирләр монастыренә ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы объектының статусын бирү процедурасының финал ноктасы бүген кич 19.00 сәгатьтә Казанның "Пирамида"сәхнәсендә куелачак. Анда ЮНЕСКО генераль директоры Ирина Бокова тантаналы рәвештә Татарстан Президентына тиешле сертификат тапшырачак.

 

 


“Татар-Информ” МА