Татарстанда 1 409,9 мең кв. м., ягъни планның 58,7%ы торак гамәлгә кертелгән

21.08.2017

Татарстан Республикасында 2017 ел башланганнан бирле Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе һәм Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәт инспекциясе тарафыннан 1 мең 79 тикшерү уздырылган. «Татарстан Республикасы төзүчеләре бергәлеге» үзлегеннән җайга салынучы оешмасы тарафыннан оешманың 907 әгъзасына тикшерү уздырылган.

Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында уздырылган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте. 

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры  Алексей Песошин да катнашты.

Иминлек техникасын үтәүне тикшерүләр турында сөйләгәндә Ирек Фәйзуллин билгеләп үткәнчә, һәр контроль тикшерү теге яисә бу кагыйдәләрне һәм нормаларны бозуларны ачыклый һәм, ул бу мәсьәләне көндәлек тикшереп торуны үтенде. 

Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры 2017 елның 18 августына Татарстанда 1 409,9 мең кв. м., ягъни планның 58,7%ы торак гамәлгә кертелү турында хәбәр итте.Тулаем бу үткән елның шушы чорына карата 104% тәшкил итә (Питрәч районында план үтәлгән инде).

Социаль ипотека программасы буенча төзелүче 116 объекттан 79 объект әзер диярлек; уртача әзерлектә – 29 объект; 8 объектта эшләр күп әле.

Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татарстан Республикасы Дәүләт торак фонды (ТР ДТФ) статистика органнарына 235,8 мең кв. метрлы мәйдандагы 4 мең 311 фатирлы 95 йорт буенча хисап тапшырган инде.   

2017 елда аренда торагы программасы буенча 22,6 мең кв. м. мәйданда 387 фатирлы 17 йорт төзү каралган. Бүгенгә 16,5 мең кв. м. мәйданда 278 фатирлы 15 объект тапшырылган (Югары Ослан – 8, Чирмешән – 1, Мамадыш - 4, Әлки районы - 2). Моннан тыш, 1 объектта төзелеш-монтаж эшләре тәмамланган (Иннополис); 1 объектта эчке эшләр бара (Апас районы).

Ятим балаларның һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган балаларның торак хокукын гамәлгә ашыру программалары кысаларында 19 августка 105 торак урыны республика милкенә сатып алынган һәм яллау шартнамәсе буенча  ятим балаларга тапшырылган; 11 торак урыны буенча сатып алу алдыннан башкарылучы гамәлләр әзерләнә; тагын 135 торак урыны төзелеш тәмамланып килүче йортларда сайлап алынган. 

Республикада авыл клубларын төзү дәвам итә. 2017 елның 18 августына 31 объектның 25ендә эшләр дәвам итә, шул исәптән 7 объектта түбә ябалар (Баулы, Биектау, Чүпрәле, Зеленодольск, Яңа Чишмә районнары, Чаллы һәм Казан шәһәрләре); эчке эшләр – 15 объектта (Әгерҗе, Аксубай, Балтач, Мамадыш, Менделеевск, Минзәлә, Түбән Кама, Нурлат, Балык Бистәсе, Саба, Теләче, Чирмешән, Чистай, Ютазы районнары); 3 объектта төзекләндерү эшләре бара (Арча, Лаеш, Тәтеш). Моннан тыш, 6 объектта эшләр төгәлләнгән.

Ирек Фәйзуллин шулай ук ветеринария берләшмәләре һәм авыл хуҗалыгы идарәләре биналарына капиталь ремонт, сәламәтлек саклау учреждениеләрен төзү һәм аларга ремонт ясау, фельдшерлык-акушерлык пунктлары (ФАПлар), табиб амбулаторияләре һәм башка сәламәтлек саклау учреждениеләре төзү турында да сөйләде.  

Аерым алганда, 24 райондагы 42 объектның 24 объектында ФАП монтажлау тәмамланган.

Моннан тыш, патолог-анатомия бүлекчәләре төзү дәвам итә, 5 объектта да эшләр оештырылган.

Сәламәтлек саклау учреждениеләренә капиталь ремонтка килгәндә исә, 6 объекттан 4 объектта эшләр төгәлләнгән: (Казанда ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү станциясе, «Бөгелмә ҮРС» ДАССУнең ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү станциясе, «Түбән Кама МҮРС»нең ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү станциясе, Чаллы шәһәренең ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү станциясе). Тагын 2 объектта эшләр дәвам итә.

2017 елда Татарстанда Казандагы, Чаллыдагы, Түбән Камадагы һәм Әлмәттәге 74 амбулатор-поликлиника учреждение бинасына капиталь ремонт каралган. 17 августка 72 объектта эшләр бара.

Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы башлыгы шулай ук халыкка комплекслы хезмәт күрсәтү пунктларын төзү турында да сөйләде (элеккеге атмасы – блоклы-модуль сәүдә объектлары, яисә «авыл кибетләре»). 18 августка 53 объекттан Әлки районында (2017 елның 20 июнендә ачу тантанасы узган) һәм Зәй районында ике авыл кибете монтажланган. Чирмешән районында 2 объектның нигезе корыла.

Татарстан Республикасында Универсаль спорт мәйданчыклары һәм блоклардан модульле чаңгы базалары төзү кысаларында 120 универсаль спорт мәйданчыктан 40 муниципаль районның 94 мәйданчыгында эшләр тулысынча тәмамланган. 26 объектта эшләр дәвам итә.

Киңәшмә барышында Татарстан Республикасы Дәүләт торак фондының башкарма директоры Тәлгать Абдуллин социаль ипотека программасы буенча йортлар төзү хәлләре турында мәгълүмат  бирде. 

Республикада юллар салу эшләренең барышы турында Татарстан Республикасы юллар хуҗалыгы һәм транспорт министры Ленар Сафин чыгыш ясады. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.