Рөстәм Миңнеханов: Татарстан белән Севастопольне яхшы партнерлык мөнәсәбәтләре бәйли

15.05.2025

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Севастополь Губернаторы Михаил Развожаев белән очрашты. Очрашу «Казан Экспо»да KazanForum-2025 кырларында узды.

Республика Рәисе ассызыклаганча, бүген Севастополь актив үсә, колачлы социаль-икътисадый һәм инфраструктура проектларын уңышлы гамәлгә ашыра. "Севастополь белән Татарстанны яхшы партнерлык мөнәсәбәтләре бәйли. Эшлекле элемтәләрне ныгыту өчен яхшы нигез салынды", - диде Рөстәм Миңнеханов.

2015 елдан Татарстан белән Севастополь арасында Сәүдә-икътисадый, фәнни-техник, социаль һәм мәдәни хезмәттәшлек турында килешү гамәлдә. Әңгәмә барышында яклар документны яңартырга һәм аны гамәлгә ашыру буенча юл картасын билгеләргә килештеләр.

Татарстан Рәисе энергетика, машина төзелеше, IT һәм югары технологияләр өлкәсендә, медицина һәм фармацевтика, АСК, шулай ук мәдәният, фән һәм мәгариф өлкәсендә элемтәләрне ныгыту өчен зур потенциал булуын билгеләп үтте.

Михаил Развожаев Рөстәм Миңнехановка Севастополь белән хезмәттәшлеккә аерым игътибар биргәне өчен рәхмәт белдерде. Губернатор республиканың туризм һәм кунакчыллык инфраструктурасын үстерү, шулай ук инвестицияләр җәлеп итү өлкәсендәге казанышларын югары бәяләде. «Сезнең тәҗрибәгезне һәм иң яхшы практикаларыгызны үзләштерергә шат булачакбыз", - диде Михаил Развожаев.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.