Бүген "Россия - Ислам дөньясы: KazanForum" халыкара икътисадый форумы кысаларында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин һәм Россия Төзелеш һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин күчемсез милек һәм инфраструктура проектлары күргәзмәсендә булдылар.
Күргәзмә "Казан Экспо" ХКҮ павильонында 1300 кв метрдан артык мәйданда ачылган. Үз экспозицияләрен Россиянең 20дән артык төбәгеннән төзүчеләр һәм девелоперлар, шул исәптән Мәскәү, Санкт-Петербург, Калининград, Краснодар һ.б. федераль төзүчеләр, шулай ук чит илләрдән төзелеш компанияләре тәкъдим итте.
Кунаклар берничә презентация белән таныштылар, төзелеш компанияләренең стендларын карадылар. Татарстанның төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин кыскача төбәкнең төзелеш комплексы турында мәгълүмат бирде.
Тулаем төбәк продуктында Татарстанның төзелеш тармагы өлеше 7,3% тәшкил итә, 2024 елда "төзелеш" эшчәнлеге төре буенча башкарылган эшләр күләме 908,9 млрд сум тәшкил иткән, 2024 елда ТКХ оешмалары тарафыннан гамәлгә ашырылган хезмәтләр күләме 63,6 млрд сум. Министр шулай ук төзелеш материаллары җитештерү һәм төзелеш өлкәсендәге башка юнәлешләр турында сөйләде.
Татарстанның 2030 елга кадәр Социаль-икътисадый үсеше стратегиясе кысаларында Казан, Кама һәм Әлмәт агломерацияләре үсәчәк. Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин һәм Россия Төзелеш һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин «Яңарыш» республика фонды стендын карадылар. Экспозиция Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев җитәкчелегендә Татарстан Республикасы Тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрен торгызу республика фонды эшчәнлегенең 15 еллыгына багышланган.
Экспозицияне тәкъдим итеп, РФ Югары Советы Дәүләт Думасы депутаты, «Яңарыш» республика фондының 2010-2021 еллардагы башкарма директоры Татьяна Ларионова билгеләп үткәнчә, 15 ел эшләү дәверендә фонд ил һәм республика җитәкчелеге, хәйриячеләр ярдәме белән 5 колачлы проектны тормышка ашыра алган: борынгы Болгар шәһәрен һәм Свияжск утрау-шәһәрчеген торгызу, Болгар ислам академиясен төзү, Казан Изге Ана иконасы соборын торгызу, «Адымнар – белемгә һәм татулыкка юл» күптелле алты белем бирү комплексы төзү.
Күргәзмәдә "Точно" ДК, Ак Барс Дом, "Унистрой", СМУ-88, "СуварСтроит" һәм башка төзүчеләр катнаша.