Яңалыклар

30.05.2017

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Лиссабонга эш сәфәре кысаларында Taguspark («Тагушпарк») фәнни-технологик паркында булды.

«Тагушпарк» – Португалиянең Зур Лиссабон субрегионындагы Оэйраш муниципалитетында урнашкан фәнни-технологик парк.

Taguspark 1992 елда оештырылган. Компаниянең төп акционерлары – финанс фирмалары, ИТ-компанияләр, университетлар, муниципалитетлар һәм башка оешмалар.   

29.05.2017

Бүген кич Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Лиссабонга (Португалия) ике көнлек эш сәфәре белән килде.

Эш сәфәре кысаларында (2017 елның 29-30 мае) Рөстәм Миңнеханов Португалия җитәкчелеге вәкилләре белән очрашачак, «Португалия – Татарстан» эшлекле форумында катнашачак, анда, Россиянең алдынгы төбәге буларак, Татарстанның икътисадый һәм инвестицион потенциалы тәкъдир ителәчәк, тагын Татарстан Республикасы Президенты Taguspark фәнни-технологик паркына барачак.   

 

29.05.2017

Татарстанда Финанс оешмаларының өлеш кертеп алданганнарына һәм акча кертүчеләренә республика ярдәм фонды булдырылачак. ПУ-447 номерлы Указга бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов имза салды.  

Документта билгеләп үтелгәнчә, фонд «Татарстан Республикасы территориясендә теркәлгән кредит яисә бүтән финанс оешмалары эшчәнлегеннән зыян күргән затларга,шулай ук намуссыз төзелеш алып баручылар гамәлләреннән (гамәл кылмавыннан) зыян күргән затларга ярдәм оештыру» максатларында булдырыла.

29.05.2017

Бүген Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасының Икътисадый сәясәт, сәнәгать, инновацион үсеш һәм эшкуарлык комитетының күчмә утырышы кысаларында Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган түгәрәк өстәлдә Татарстан сәнәгатенең төп тармакларын үстерү проблемалары һәм перспективалары турында фикер алыштылар. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасының Икътисадый сәясәт, сәнәгать, инновацион үсеш һәм эшкуарлык комитеты рәисе Сергей Жигарев, Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутатлары катнашты. 

29.05.2017

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында WorldSkills Russia-2017дә Татарстан җыелма командасы чыгышы йомгаклары буенча Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты утырышы уздырылды. Анда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре катнашты.

27.05.2017

Бүген Әлмәт шәһәрендә «Татнефть» ГАҖ Директорлар советының чираттагы утырышы Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Утырышта компаниянең 2017 елның беренче дүрт аенда бюджеты үтәлеше һәм июнь аена бюджетын расладылар, агымдагы елның беренче кварталының финанс-хуҗалык эшчәнлеге нәтиҗәләрен чыгардылар. 

27.05.2017

Әлмәттә «Татнефть» ГАҖның баш офисында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә бүген республиканың кече нефть компанияләре җитәкчеләре белән 2017 елның 1 нче кварталындагы эшчәнлек йомгаклары һәм аларның үсеш перспективалары буенча киңәшмә уздырылды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, республика министрлыкларының һәм ведомстволарының, федераль структуралар бүлекчәләренең җитәкчеләре, Татарстан Республикасы Президенты һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты аппаратлары хезмәткәрләре, республиканың нефть төбәкләре   администрацияләре башлыклары, «Татнефть» генераль директоры Наил Маһанов катнашты.

27.05.2017

Бүгенге көнгә Татарстанда 7100 гектар җирдән бәрәңге 5900 гектарында утыртылган, ягъни планның 83 %. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортындагы республика киңәшмәсендә ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте. 

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры  Алексей Песошин да катнашты.

27.05.2017

Бүгенгә Татарстанда 904,7 мең квадрат метр торак файдалануга тапшырылган, бу үткән елның шушы чорына туры килә. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында зган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры  Алексей Песошин да катнашты.

26.05.2017

Евразия икътисади берлегенә кергән илләр өчен сәнәгать, энергетика, агросәнәгать комплексы өлкәләрендә киртә һәм чикләүләрне бетерү турында бүген Хөкүмәтара совет утырышында сөйләштеләр. Ул Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев катнашында узды.

Битләр: << 1121 1122 1123 1124 1125 ( 1126 ) 1127 1128 1129 1130 >>