Яңалыклар

02.06.2017

Бүген Петербург халыкара икътисадый форумы киңлекләрендә  «Металлоинвест» УК ҖЧҖ белән Казанда 2019 елда узачак WorldSkills стандартлары буенча һөнәри осталык буенча 45 нче дөнья чемпионатының оештыру комитеты арасында беренче партнерлык килешүе имзаланды. 

Өчьяклы килешүгә Татарстан Республикасы яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов, «Металлоинвест» УК ҖЧҖ генераль директоры Андрей Варичев һәм «Яшь профессионаллар (Ворлдскиллс Россия)» һөнәри бергәлекләрне үстерү һәм эшче кадрлар агетлыгы» берлеге генераль директоры Роберт Уразов кул куйды. 

Документка имза салу тантанасында Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Ольга Голодец һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.  

02.06.2017

Бүген Татартан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Петербург халыкара икътисадый форум кысаларында Иркутск өлкәсе губернаторы Сергей Левченко белән очрашты.

Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, февраль аенда Сочида Россия инвестицион форумында төбәкләр арасында килешү имзаланды. Ышанам, килешүне гамәлгә ашыру буенча безнең белгечләр билгеләгән чаралар төбәкара мөнәсәбәтләрне яңа дәрәҗәгә чыгарачак, дип ассызыклады ТР Президенты. 

Рөстәм Миңнеханов Сергей Левченкога үзара делегация визитларын оештыруны тәкъдим итте: "Сезне хезмәттшләрегез белән Татарстанга хезмәттәшлек мөмкинлекләрен билгеләү һәм безнең предприятиеләр арасында туры элемтәләр булдыру өчен чакырам".

Соңгы елларда Татарстан белән Иркутск арасында төбәкара товар әйләнеше 4 млрд. сумнан артты. Татарстан Иркутскка автомобиль шиналары, авыр йөк һәм җиңел машиналар, корыч трубалар, азык-төлек сата. Иркутсктан безгә товар целюлозасы, юу чаралары, тоз, бояу материаллары килә. 

Яхшы икътисадый күрсәткечләргә карамастан, үзара сәүдә күләмен һәм товар номенклатурасын киңәйтергә кирәк, диде Рөстәм Миңнеханов. Авыл хуҗалыгы, торак-коммуналь хуҗалык, социаль өлкәдә, мәдәният һәм туризмда элемтәләрне арттырырга кирәк. 

"Иркутск өлкәсе белән Татарстанның гаять көчле фәнни-техник һәм тенологияләр мөмкинлекләре бар. Без сезнең белән тәҗрибә уртаклашырга һәм сезнең эшләнмәләр белән танышырга шат булабыз", - диде ул. 

Очрашу ахырында Рөстәм Миңнеханов һәм Сергей Левченко  Татарстан белән Иркутск өлкәсе арасындагы килешүгә 2020 елга кадәр чаралар планын имзаладылар. 

02.06.2017

«Алабуга» махсу икътисадый зонасында үз проектларын гамәлгә ашыручы инвесторлар Татарстанның инвестицияләр җәлеп итүчәнлеген арттыруга зур өлеш кертәләр. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Петербург халыкара икътисадый форумында «Алабуга» МИЗ партнерлары белән эшлекле төшке аш барышында хәбәр итте.   

Татарстан Президенты белән эшлекле төшке ашта катнашуга Россиянең эре компанияләре һәм Россиядә эшләүче эре чит ил компанияләре – «Алабуга» МИЗның гамәлдәге һәм потенциаль резидентларының топ-менеджерлары чакырылган иде.

02.06.2017

Бүген Петербург халыкара икътисадый форумы кысаларында Татарстан Республикасы белән «Росатом» атом энергиясе дәүләт корпорациясе арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды. Документка Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм «Росатом» атом энергиясе дәүләт корпорациясе генераль директоры Алексей Лихачев кул куйды. 

 

02.06.2017

Бүген Петербург халыкара икътисадый форум кысаларында Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Бавария Премьер-министры Хорст Зеехофер (Германия Федератив Республикасы) белән очрашты. 

02.06.2017

Бүген Петербург халыкара икътисадый форум кысаларында «ТАИФ» ААҖ генераль директоры Альберт Шиһабетдинов һәм Linde AG компаниясе идарәсе әгъзасы Кристиан Брух «ТАИФ» ДК һәм Linde төркеме арасында стратегик хезмәттәшлек турында меморандум имзаладылар. Имза салу тантанасы Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Бавария Премьер-министры Хорст Зеехофер барында узды. 

02.06.2017

Бүген «Алабуга» МИЗның эшлекле төшке ашы кысаларында Петербург халыкара форумы мәйданчыгында Татарстан Республикасы белән «Росатом» атом энергиясе дәүләт корпорациясе арасында «Алабуга» махсус икътисадый зонасы территориясендә ПАН-прекурсор җитештерү заводы төзү инвестицион проектын гамәлгә ашыру турында килешү имзаланды.

Килешүгә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм  «Росатом» дәүләт корпорациясе генераль директоры Алексей Лихачев кул куйды.

Тантанада "Алабуга" СҖТ МИЗ" ААҖ генераль директоры Тимур Шаһивәлиев та катнашты.

02.06.2017

Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында бүген 2017 елның май ае нәтиҗәләре буенча ТРның “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасы эшчәнлеге мәсьәләләренә караган киңәшмә булды.

Киңәшмәне барлык муниципаль  берәмлекләр белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.

Бу чарада ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров катнашты.

02.06.2017

Татарстан Республикасы Россия Федерациясе субъектлары арасында инвестицион климат торышының илкүләм рейтингында лидер дип танылды. Рейтинг йомгакларын бүген XXI Петербург халыкара икътисадый форумы  кысаларында хәбәр иттеләр. 

Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.  

02.06.2017

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Санкт-Петербургта эшен дәвам итте. XXI Петербург халыкара икътисадый форумының икенче көне гадәттзгечә Саклык банкының эшлекле иртәнге ашыннан башланды. Очрашуның төп темасы - 2018 ел май аеннан соң ни көтәргә? - 2018 елдагы президент сайлауларыннан соң Россиядә үсеш мөмкинлекләре турында сүз барды. 

 

Битләр: << 1121 ( 1122 ) 1123 1124 1125 1126 1127 1128 1129 1130 >>