Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы көнен бәйрәм итү уңаеннан тантаналы кабул итү мәҗлесендә: Без һәрвакыт бу көнне яңа уңышлар һәм казанышлар белән каршы алырга тырышабыз

29.08.2017

Татарстан Республикасы көне –  без татарстанлылар өчен җитди бәйрәм, без һәрвакыт аны көтеп алабыз һәм бу көнне яңа уңышлар һәм казанышлар белән каршы алырга тырышабыз. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы көнен бәйрәм итүгә багышланган тантаналы кабул итү мәҗлесендә хәбәр итте.    

Чара «Корстон» КСККда (Казан) узды.

Тантаналы кабул итү театральләштерелгән прологтан башланып китте.

Чыгышында Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, республикада көн саен төбәгебезнең икътисадын, аның эшлекле йөзен формалаштыручы вакыйгалар булып тора. «Болар бар да – республикабызны үзгәртүче процессларның бер өлеше, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Безнең республика бербөтен механизм кебек эшли. Шул ук вакытта безнең бай тарихыбыз бар һәм без аның белән горурланабыз. Бүген без ТАССР төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитеты утырышын уздырдык, тагын республиканың күренекле дәүләт эшлеклеләре Фикрәт Табиевка һәм Гомәр Усмановка тантанлы төстә мемориаль такталар ачтык. Без үз тарихыбызны ихтирам итәргә һәм аны истә тотарга тиешбез».

«Бүген бу залда республикабыз һәм тулаем илебез үсешенә үзләреннән өлеш керткән барлык сәнәгать тармаклары вәкилләре, республика һәм федераль хакимият органнары җитәкчеләре, ветераннарыбыз һәм хезмәт каһарманнарыбыз җыелган. Барыгызны да бәйрәм белән котлыйм һәм нык сәламәтлек, яхшы кәеф һәм бар нәрсә дә уңышлар телим», - диде Татарстан Республикасы Президенты.

Чараны бәйрәм концерты дәвам итте, анда Татарстан Республикасы артистлары, бию һәм җыр коллективлары, Татарстан Республикасы сәнәгать әһелләре катнашты.   


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.