Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Иркутск өлкәсе губернаторы Сергей Левченко белән очрашты. Чара Татарстан Республикасы Президенты резиденциясендә Казан Кремлендә узды.
Татарстан ягыннан Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары- сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Татарстан Республикасы икътисад министры вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Сибгатуллин, ТР Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов Иванов, ТР Сәүдә-сәнәгать палатасы Идарәсе рәисе Шамил Агиев катнаштылар.
ТатарстанРеспубликасына Иркутск өлкәсе Губернаторы Сергей Левченко эш сәфәре белән килде.
«Казан» халыкара аэропортында Сергей Левченконы Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов һәм башка рәсми затлар каршы алды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Нурлат муниципаль районы басулары өстеннән очып узды.
«Сөләйманов А.И.» крестьян-фермер уҗалыгы уҗым бодае басуында Рөстәм Миңнеханов урып-җыю эшләрендә катнашучы механизаторлар, агросәнәгать комплексы җитәкчеләре һәм инвесторлар, Нурлат муниципаль районы авыл җирлекләре башлыклары белән очрашты.
Татарстан Президентына районда урып-җыю эшләренең барышы турында сөйләделәр.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов “Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит” республика акциясендә катнашты.
Чара Нурлат муниципаль районында М.Е.Сергеев исемендәге гимназиядә узды.
Искәртик, Рөстәм Миңнеханов Нурлат муниципаль районында эш сәфәрендә.
Бүген Лениногорск муниципаль районына эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР буенча РФ ТК Тикшерү идарәсенең Лениногорск районара тикшерү бүлегенең яңа административ бинасы ачылуда катнашты. Чарада шулай ук Татарстан Республикасы буенча РФ Тикшерү комитеты Тикшерү идарәсе җитәкчесе Павел Николаев һәмәм Лениногорск муниципаль районы башлыгы Рәгать Хөсәенов катнаштылар.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Лениногорск һәм Нурлат муниципаль районнарына эш сәфәре кыла. Эш сәфәре барышында Татарстан Республикасы Президенты берничә социаль объектта булачак, республика программаларын гамәлгә ашыруны тикшерәчәк, шулай ук быелгы урып-җыю кампаниясенең төп мәсьәләләре турында сөйләшер өчен авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре белән очрашачак.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Швеция Корольлегенең Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Петер Эриксон белән очрашты.
Очрашу Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортындагы эш кабинетында узды.
Бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Волгоградта булды, монда ул “Идел елгасын саклау, пычрануны булдырмау һәм рациональ куллану турында”гы киңәшмәдә катнашты.
Киңәшмәне Россия Хөкүмәте рәисе Дмитрий Медведев уздырды.
Киңәшмәдә илнең 15 төбәге, шулай ук федераль министрлык һәм ведомство җитәкчеләре катнашты.
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин бүген Волгоградта төзелеп килә торган стадионны карады.
Искә төшерәбез, Алексей Песошин бүген Волгоградка килде.
Стадион футбол буенча дөнья чемпионатына төзелә. Моннан тыш, ярны ныгыту корылмалары төзелеше кысаларында Волгоградның яр буенда беренче тапкыр пляж барлыкка киләчәк.
14-18 яшьтәге балигъ булмаган балаларны эшкә алучылар ирекле эш йөртә алмый, аларга карата билгеле бер таләпләр бар. Алар хакында бүген Татарстанның Министрлар Кабинетында узган брифингта хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова сөйләде.