Рөстәм Миңнеханов "Том Сойер Фест" фестивалендә: Казан үзәгендә төзекләндерелгән йортлар туристларны җәлеп итә, шәһәрне күркәм итә

30.08.2017

Бүген «Том Сойер Фест - Казан 2017» тарихи мохитне тергезү фестивале тәмамланды. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова, Казан мэры Илсур Метшин, Казанның баш архитекторы Татьяна Прокофьева һәм башкалар катнашты.

Фестивальне ябу тантанасы Волков урамындагы 29 нчы йорт ишек алдында узды. Ике айда «Том Сойер Фест» волонтерлары Казанның тарихи үзәгендә дүрт йортның тышкы ягын төзекләндерделәр: Волков урамында 29, 42, 66 нчы йортлар һәм Лсгафт урамында 19 нчы йорт. Бөтен ремонт эшләрен җәмәгатьчелек, Казан халкы көче белән эшләнде. Барлыгы йортларны төзекләндерү эшендә 147 волонтер катнашты. 

ТР Президенты Олеся Балтусова Рөстәм Миңнехановка Волков урамы, 29 йортын төзекләндерү ничек барганы турында сөйләде. Әйтик, йортның җуелган йөзлекләре яңадан ясалдыю Йортта яшәүчеләр Татарстан Президентын каршы алдылар, алар йортның эллекеге хәлен күрсәтер өчен, фотографияләр күрсәттеләр, һәм гомумән урамдагы башка йортлар нинди булганын да күрсәттеләр. 

Илсур Метшин чыгышында Татарстан Республикасы Көне белән котлады. Ул хәбәр иткәнчә, ике елда фестиваль кысаларында җиде йорт төзекләндерелгән. 

Татарстан Президенты ассызыклаганча, Казанның үзәгендә төзекләндерелгән йортлар туристларны җәлеп итә һәм шәһәрне күркәм итә. 

"Кызганыч, без күп кенә шундый йортларны җуйдык. Бик кызганыч. Әмма соңгы елларда шәһәрнең матурлыгын сакларга тырышабыз. Һәм шәһәр администрациясе, ТР Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова да. Олеся элекке хакимиятне тәнкыйтьләүче кеше булса, хәзер ул бу мирасны саклау өчен хакимият белән эшли. Безнең вәзгыять буенча уртак фикер. Ә фестиваль - хезмәттәшлекнең яңа ысулы, былтыр өч йорт төзекләндерелде, быел - дүрт! Киләсе елга унны ремонтларга кирәк! Бу эшкә күбрәк кеше җәлеп итәргә кирәк, волонтерларны, без ярдәм итәргә әзер. без Казанның тарихын сакларга тиеш". 

Рөстәм Миңнеханов шулай ук яңа идея турында да сөйләде, ул аны Иркутскта күргән. "Без Иркутскта идек, анда 130 нчы кварталда булдык, - дип сөйләде ул. - Анда үзәктә урны тапканнар, анда сакланып калмаган бөтен тарихи һәйкәлләрне, комплексларны җыйганнар. Һәм бу урын туристик маршрутлар өчен кызыклы урынга әйләнгән. Без бу тема белән кызыксындык. Әмма бүген иң әһәмиятлесе - тарихи йлортларны саклап калырга кирәк. Йорт үзе башка тора аолмаса да, җимерелсә, аны элеккегечә тергезергә кирәк. Махсус әдәбият, архив документлары, белгечләр бар. Һәм, әлбәттә, чын күңелдән модный эшне хуплаучылар да бар. Эшләгән командага иң зур рәхмәтләр", - диде Рөстәм Миңнеханов. 

"Минемчә, шәһәр үзәгендә биек йортлар булырга тиеш түгел, - диде ТР Президенты. - Тарихи үзәкне сакаларга кирәк. Җир күп, биек матур йорт төзергә кемдер теләсә, башка җирдә урын бар". 


ТР Президенты Матбугат хезмәте. Елена Бритвина