Яңалыклар

01.09.2017

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның Совет районында күп профильле күп телле гимназия ачылуында катнашты. Чарада шулай ук РФ мәгариф һәм фән министры Людмила Огородова, ТР вице-премьеры - мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов һәм Казан мэры Илсур Метшин катнаштылар. Мәктәп 1220 укучыга исәпләнгән. Уку йортында тарнсформацияләнә торган җиһазлы махсус уку кабинетлары, җиһазландырылган лабораторияле, лингафон җайланмалары, тавыш һәм видеоязмалар студиясе, ике бассейны, ике спорт залы, бию залы, 560 кешелек актлар залы, 436 кешелек аш бүлмәсе, медицина кабинеты, спорт мәйданчыгы бар. 

 

01.09.2017

Бүген Казанда 181 нче күппрофильле гомуми белем бирү мәктәбе ачылды. Тантаналы линейкага укучыларны яңа уку елы башлану белән котларга Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин һәм Казан мэры Илсур Метшин килде.

Яңа мәктәп 1224 укучыга исәпләнсә дә, әлегә 700 бала гына җыйганнар. Әмма биредә алты беренче сыйныф бар.

 

01.09.2017

Бүген Чаллыда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов яңа мәктәп укучыларын һәм ата-аналарны белем көне һәм Корбан бәйрәме белән котлады. 

Искәртәбез, Рөстәм Миңнеханов бүген иртән Чаллы шәһәренә эш сәфәре белән килде, анда ул 41 нче яңа гомуми урта белем мәктәбен ачу тантанасында катнашты.

Линейкага җыелган укучыларны, ата-аналарны һәм укытучыларны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов бүгенге көнне күренекле көн дип атады.

01.09.2017

«Кадерле татарстанлылар! Хөрмәтле мөгаллимнәр! Укучыларны һәм студентларны, ата-аналарны, укытучыларны һәм тәрбиячеләрне, Татарстанның мәгариф системасы хезмәткәрләрен һәм ветераннарын Белем көне һәм яңа уку елы башлану уңаеннан чын йөрәктән тәбрик итәм.

01.09.2017

Бүген Казанның Галиев мәчетендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Корбан гаетен бәйрәм итү уңаеннан бәйрәм намазында катнашты. Чарада тагын Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхеразыев, ТР Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров һәм Казан мэры Илсур Метшин да катнашты. 

Бәйрәм намазын Татарстан Республикасы мөфтие Камиль хәзрәт Сәмыйгуллин алып барды. Шуның алдыннан ул Татарстан Республикасы Мөселманнары диния нәзарәте һәм республикабызның барлык мөселманнары адресына Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән килгән котлау телеграммаларын укыды.   

01.09.2017

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Корбан бәйрәме уңаеннан республика мөселманнарына мөрәҗәгате. «Кадерле Татарстан мөселманнары! Хөрмәтле ватандашлар!​ Чын йөрәктән сезне изге Корбан бәйрәме уңаеннан тәбрик итәм.

30.08.2017

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановны Татарстан Республикасы көне белән Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Совета Федерация советы Рәисе Валентина Матвиенко котлый. 

«Республика төзелү татар халкын берләштерүгә, аның телен, гореф-гадәтләрен һәм мәдәниятен саклап калуга ярдәм итте. Татарстан халкы Ватан өчен язмыш хәл ителгән вакыйгаларда катнашкан, аның рухи мирасын барлыкка китергән ата-бабаларының сугышчан һәм хезмәт батырлыклары белән ихластан горурлана», - диелә телеграмма текстында. 

30.08.2017

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Кытай Халык Республикасының Синьцзян-Уйгур автономияле районы Халык Хөкүмәте Рәисе урынбасары Хуан Саньпин әфәнде белән очрашты.  

Очрашу «Казан» ХАСКда узды, анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина һәм башкалар катнашты. 

Кунакларны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Россия-Кытай мөнәсәбәтләре төрле яклы стратегик партнёрлыкка корыла. Илләрнең иң югары җитәкчелеге дәрәҗәсендә даими диалог хуплана, Россия төбәкләре белән Кытай провинцияләре арасындагы багланышлар үсешенә зур әһәмият бирелә. 

30.08.2017

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов видеоэлемтә аша  Россия Федерациясе Премьер-министры Дмитрий Медведев рәислегендә зуган Стратегик үсеш һәм өстенлекле проектлар буенча Россия Федерациясе Президенты каршындагы совет президиумы утырышында катнашты.

30.08.2017

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов KOHLER компаниясе (АКШ) җитәкчелеге белән очрашты. "Казан" ат-спорт комплексында узган чарада шулай ук ТР Премьер-министры урынбасары - сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе талия Миңнуллина, "Алабуга" МИЗ генераль директоры Тимур Шаһивәлиев катнаштылар. 

Битләр: << 1121 1122 1123 1124 ( 1125 ) 1126 1127 1128 1129 1130 >>