Рөстәм Миңнеханов «Казан» ХАСК территориясендәге яңа спорт объектларын карады

30.08.2017

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Казан» халыкара ат-спорт комплексы территориясендәге яңа спорт объектларын карады. Аны ТР Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Республикасы яшьләр эшләре һәм спорт минситры Владимир Леонов, Казан мэры Илсур Метшин һәм «Татспиртпром» АҖ генераль директоры Ирек Миңнеәхмәтов озата йөрде. 

Беренче объект «Хан» көрәш буенча спортклубы булды, ул үткән ел  республика балалар-яшүсмерләр ат-спорт мәктәбе манежының икенче катында ачылган. Клубта бокска, кикбоксингка, тай боксына һәм дзюдога өйрәтәләр. Рөстәм Миңнехановка хәбәр ителгәнчә, монда 120 бала һәм яшүсмер шөгыльләнә, 50се балалар өчен төрле социаль учреждениеләрдә тәрбияләнүчеләр бушлай нигездә шөгыльләнә.   

Татарстан Президенты күнегүләр зонасын карады һәм яшь көрәшчеләр белән сөйләшеп торды.    

Шуннан соң Татарстан Президентына яңа футбол манежын күрсәттеләр. Түбәсе ябык мәйданда футбол белән шөгыльләнү өчен барлык шартлар да тудырылган.

Рөстәм Миңнеханов манеж янәшәсендәге мәйданны мөмкин кадәр файдаланырга тәкъдим итте, монда җәйге спорт мәйданчыклары һәм бәләкәйләр өчен уен зоналары ясап була, диде ул.       

Аннары Татарстан Республикасы Президенты Пейнтбол үзәгендә булды. Мондагы инфраструктур хәл ителешләр халыкара дәрәҗәдә пейнтбол ярышлары уздырырга мөмкинлек бирә. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.