Рөстәм Миңнеханов Казанның Совет районында яңа күп телле гимназия ачты

01.09.2017

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның Совет районында күп профильле күп телле гимназия ачылуында катнашты. Чарада шулай ук РФ мәгариф һәм фән министры Людмила Огородова, ТР вице-премьеры - мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов һәм Казан мэры Илсур Метшин катнаштылар.

Мәктәп 1220 укучыга исәпләнгән. Уку йортында тарнсформацияләнә торган җиһазлы махсус уку кабинетлары, җиһазландырылган лабораторияле, лингафон җайланмалары, тавыш һәм видеоязмалар студиясе, ике бассейны, ике спорт залы, бию залы, 560 кешелек актлар залы, 436 кешелек аш бүлмәсе, медицина кабинеты, спорт мәйданчыгы бар. 

Гимназиядә белем бирү системасы ике төп юнәлешкә икәпләнә: филология (тел белеме) һәм мәгълүмат-технологияләр профиле. Инглиз, кытай, гарәп, төрек, испан һәм француз телен өйрәнүгә шартлар бар. 

"Бу Казандагы яңа мәктәп, иртән без Чаллыда яңа мәктәп ачтык. Әлбәттә, балаларыбыз көндәшлеккә сәләтле булсын өчен, яхшы шартлар булдыру кирәк - бу безнең төп бурычыбыз. Без сезне яңа уку елы башлану белән котлыйбыз. Уңышлар, мәктәбегез иң алдынгы булсын, ә сез иң уңышлы", - диде Рөстәм Миңнеханов мәктәп балаларына. Һәм укучыларны, укытучыларны Белем көне һәм Корбан бәйрәме белән котлады. 

Людмила Огородова шулай ук Казан укучыларын яңа уку елы башлану белән котлады. "Безнең беренче сыйныф балаларына бу белем алу юлына басу дигән сүз. Моннан тыш, яңа мәктәп әле өстәмә белем алу үзәге, биредә балалар спортта, иҗатта яңа сәләтләрен ача ала һәм педагоглар белән ватанпәрвәрлек һәм гражданлык җаваплыгы рухында кулга кул барачаклар", - дип ассызыклады РФ мәгариф һәм фән министры урынбасары. 

Шуннан Рөстәм Миңнеханов һәм Людмила Огородова мәгариф учреждениесе бүлмәләрен карады, яңа полилингваль белем бирү методикалары белән таныштылар, һәм укытучылар белән чәй эчеп аралашып алдылар. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте. Булат Низамиев