Бүген Казанның Галиев мәчетендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Корбан гаетен бәйрәм итү уңаеннан бәйрәм намазында катнашты. Чарада тагын Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхеразыев, ТР Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров һәм Казан мэры Илсур Метшин да катнашты.
Бәйрәм намазын Татарстан Республикасы мөфтие Камиль хәзрәт Сәмыйгуллин алып барды. Шуның алдыннан ул Татарстан Республикасы Мөселманнары диния нәзарәте һәм республикабызның барлык мөселманнары адресына Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән килгән котлау телеграммаларын укыды.
Гадәттәгечә хөтбә барышында Камиль хәзрәт Сәмыйгуллин корбан чалуның тирән мәгънәсе турында сөйләде, аерым алганда, моның тышкы ягына гына игътибар итмичә, рухи ягын да исәпкә алырга өндәде. Бу йоланың төп асылы корбан хайванын чалудан гына түгел, ә Аллаһка инанудан һәм Аллаһка буйсынудан гыйбарәт, диде ул. Ел саен корбан чалу – Аллаһ кушканнарны үтәү өчен үзеңнең барлык мөлкәтеңне корбан итәргә әзер булудан гыйбарәт.
Быел Корбан гаете Россиядә Белем көненә туры килде. Шул уңайдан Камиль хәзрәт Сәмыйгуллин кеше тормышында белем алуның мөһимлегенә тукталды. Ул искәрткәнчә, мөселман галимнәре бөтендөнья фәне үсешенә зур өлеш керткәннәр. Тарихта Татарстан мөселман галимнәре дә үз эзләрен калдырган. Баһдадта Шиһабетдин Мәрҗани, Галимҗан Баруди, Морат Рәмзи һәм башкалар хезмәтләрен өйрәнә торган мәдрәсә булган.
Хөтбәдән соң мәчеттә мөселманнар гает намазы укыды.