Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов KOHLER компаниясе (АКШ) җитәкчелеге белән очрашты. "Казан" ат-спорт комплексында узган чарада шулай ук ТР Премьер-министры урынбасары - сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе талия Миңнуллина, "Алабуга" МИЗ генераль директоры Тимур Шаһивәлиев катнаштылар.
Очрашуда хезмәттәшлек мәсьәләләре, компания куәтләрен Татарстанда "Алабуга" МИЗ территориясендә локальләштерү мөмкинлеге төрында сүз барды.
"Мин сезнең компания турында, сантехника җитештерүче алдынгы компания буларак, күп ишеткәнем бар. Татарстанга сезнең кебек инвесторны җәлеп итәргә телибез һәм кирәк кадәр ярдәм итәргә әзер: инфраструктура, хезмәткәрләр сайлауда булышу, административ ярдәм, продукциягезне алга этәрүдә. Без инвесторларны җәлеп иткәч, аларга эшчәнлекләрендә дә ярдәм итәбез", - диде Рөстәм Миңнеханов.