Рөстәм Миңнеханов XV Бөтенроссия татар дин әһелләре форумында катнашты

17.05.2025

Бүген «Казан Экспо»да XV Бөтенроссия татар дин әһелләре форумының пленар утырышы узды. Аның эшендә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шурасы рәисе Васыйл Шәйхеразыев, РФ Мөселманнары диния нәзарәте рәисе Равил Гайнетдин, Россия мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте рәисе Тәлгать Таҗетдин, Россия Мөселманнары диния нәзарәте мөфтие Әлбир Крганов, Татарстан Мөселманнары диния нәзарәте мөфтие Камил Сәмигуллин һәм Россиянең 78 субъектыннан, шулай ук Беларустан 1000нән артык дин әһеле катнашты.

Чыгышларында спикерлар Бөек Ватан сугышында һәм ХО зонасында татарларның батырлыгы һәм каһарманлыгы турында сөйләделәр, яшьләр белән тагын да активрак эшләргә кирәклеген билгеләп үттеләр, патриотик тәрбиягә һәм Ватанга мәхәббәткә игътибарны юнәлттеләр.

Рөстәм Миңнеханов форумда катнашучыларга кызыклы һәм эчтәлекле чыгышлары өчен рәхмәт белдерде. "Бүген без туган телебезне, милли традицияләребезне һәм татар халкының бай тарихи-мәдәни мирасын саклау мәсьәләләренә аерым игътибар бирәбез. Бу эштә сез зур роль уйныйсыз, хөрмәтле дуслар. Сез яшь буынны тәрбияләүгә ярдәм итәсез, өлкәннәргә хөрмәт һәм Ватанга мәхәббәт тәрбиялисез, рухи-әхлакый кыйммәтләрне ныгытасыз. Сез - безнең ышанычлы таянычыбыз, без сезгә моның өчен рәхмәтле», - диде республика Рәисе.

Ул республикадан читтә яшәүче дин әһелләренең өлешләрен аерым билгеләп үтте. Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, Татарстанда татарларның 30%ы гына яши. Калганнары - Россиянең башка төбәкләрендә һәм чит илләрдә. "Безнең өчен алар белән хезмәттәшлек итү, аларга ярдәм итү, аларның милли-мәдәни ихтыяҗларын канәгатьләндерү мөһим. Бу юнәлештә без сезнең белән тыгыз хезмәттәшлек итәбез», - дип мөрәҗәгать итте Татарстан Рәисе форумда катнашучыларга.

Аннары Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды. «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены медале белән РФ һава-десант гаскәрләрендә диндар хәрбиләр белән эшләү буенча имам-ахун, МХОдә катнашучы Али Шәмшетдинов бүләкләнде. Республика Рәисе Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллинны «Фидакарь хезмәт өчен» медале белән бүләкләде. Шулай ук Рөстәм Миңнеханов «ТАССР төзелүгә 100 ел» медальләрен һәм Татарстан Рәисе Рәхмәтләрен тапшырды.

Татар дин әһелләренең ХV форумы (16-18 май) KazanForum-2025 кысаларында уза. Төп тема милли үзенчәлек һәм дин булды. Дискуссия мәйданчыкларында индустриянең хәзерге хәләл хәле, хәнәфи мәзхәбе, патриотизм һәм дин, шулай ук татарларда мәгърифәтчелек традицияләре кебек темалар карала.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.