Рөстәм Миңнеханов Газпромбанк идарәсе рәисе Андрей Акимов белән очрашты

19.05.2025

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Газпромбанк идарәсе рәисе Андрей Акимов белән очрашты.

Очрашу Рөстәм Миңнехановның Мәскәүгә эш сәфәре кысаларында узды.

Газпромбанк һәм Татарстан Республикасы арасындагы хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

Шулай ук төбәк территориясендә банкны җәлеп итеп, кайбер проектларны гамәлгә ашыру темалары да кузгатылды.


ТР Президенты Матбугат хезмәте. "ТНВ" телеканалының Мәскәү филиалы ярдәме белән