Рөстәм Миңнеханов Дербентның тарихи урыннарын карады

05.02.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Дагыстанга эш сәфәре кысаларында Дербент шәһәренең тарихи урыннарында булды. Дагыстан Башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Владимир Васильев белән бергә ул борынгы Нарын-кала кальгәсен карады. Фарсы мәмләкәтенә Каспий капкаларын ябарга тиешле Доараб цитаделе Каспий диңгезе белән ике катлы дивар белән тоташтырылган. Объект ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелгән. 

Кальгә эчендә мунчалар, керамик торбалардан эшләнгән су белән тәэмин итү системасы, шахлар сарае хәрабәләре сакланып калган. Аерым алганда,  Татарстан Республикасы Президенты гауптвахтаны, җир асты төрмәләрен, су резервуарларын һәм башка биналар хәрабәләрен карап чыкты. 

Рөстәм Миңнеханов төбәкләр арасында тарихи ядкярләрне саклап калу буенча хезмәттәшлекнең мөһимлеген билгеләп үтте. Ул музей комплексы вәкилләрен борынгы Болгар шәһәре мисалында һәйкәлләрне торгызу буенча Татарстан тәҗрибәсе белән танышырга чакырды.

Шулай ук бүген Рөстәм Миңнеханов Кавказдагы иң борынгы урыннарның берсе – Кырхляр урта гасыр зиратында булды, монда Мөхәммәт пәйгамбәрнең 40 тарафдары җирләнгән. Тагын Татарстан Республикасы Президенты Россиядәге иң борынгы мәчеттә – Дербент Җәмыгъ мәчетендә  булды.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.