Татарстан Президенты Дербент коньяк комбинатында булды

05.02.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Дагыстанга эш сәфәре кысаларында Дербент коньяк комбинаты эшчәлеге белән  танышты. Аны Дагыстан Башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Владимир Васильев озата йөрде. 

Шәрәфле кунаклар предприятиенең җитештерү цехларын карап чыктылар, коньяк продукциясе әзерләү һәм саклау процессы белән таныштылар.

Предприятие җитәкчелеге хәбәр иткәнчә, бүген комбинат сезонга 80 мең тонна виноград эшкәртә. Продукции ассортиментын барлык категорияләрдәге 20 исемдәге коньяк һәм 18 исемдәге шәраб тәшкил итә.

Шуннан соң Рөстәм Миңнеханов Дербент уенчак шәрабләр заводында булды. Предприятие директоры Мөхәммәт Садулаев белән бергә ул шампань шәрабен шәшәләргә салу барышы белән танышты.

Дербент уенчак шәрабләр заводы – шампань шәрабен һәм уенчак шәрабләрен 80 елдан артык җитештерүче Дагыстан предприятиеләрнең иң эреләреннән берсе. Заводның 3 мең га мәйданда үз виноград бакчалары бар.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.