Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Казанда IT&Security Forum 2018 катнашучыларын сәламләде

24.05.2018

Бүген Казанның “Корстон” мәйданчыгында IT&Security Forum 2018 форумы ачылды.

ITSF Россиядә һәм Көнчыгыш Европада мәгълүмати технологияләр тармагында зур вакыйга булып санала.

ИТ-чарада катнашучыларны Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин сәламләде.

“Татарстан Республикасы Хөкүмәте исеменнән сезне Казанда бөтенроссия чарасы - IT&Security Forum 2018 форумы ачылышы белән котлыйм, - диде ТР Премьер-министры. – Цифрлы икътисад шартларында дәүләт һәм шәхси мәгълүмат системаларының, телекоммуникация челтәрләренең өзлексез эшләве икътисадның тотрыклы үсеше нигезе булып тора”.

Алексей Песошин фикеренчә, форум профессионалларның гадәти очрашуына әверелгән, фикерләр белән уртаклашу дәүләтнең мәгълүмат өлкәсендә мөһим мәнфәгатьләрен тәэмин итүдә актуаль проблемаларын алга чыгарырга мөмкинлек бирә.

Форум җитди эчтәлекле әңгәмәләргә бай, дип саный Алексей Песошин, игътибар үзәгендә – иминлек мәсьәләләре, алар Россия һәм Татарстан Республикасының бүгенгесе һәм киләчәге өчен бик мөһим. Ул барысына да уңышлар теләде.

Гомумән ике көнлек программа Россиядә экспертларның цифрлы трендларны формалаштыручы 80 нән артык чыгышны үз эченә ала. Эшлекле программада Россия һәм Көнчыгыш Европа шәһәрләреннән делегатлар катнашачак.

 


ТР Президенты матбугат хезмәте, Елена Бритвина.