Татарстан Президенты Санкт-Петербургта РФ Оборона министрлыгының Үзәк хәрби-диңгез музеенда һәм А.С.Пушкин исемендәге театрның Яңа сәхнәсендә булды

24.05.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Санкт-Петербургта РФ Оборона министрлыгының Үзәк хәрби-диңгез музеенда һәм А.С.Пушкин исемендәге Россия дәүләт академия драма театрының Яңа сәхнәсендә булды. 

Үзәк хәрби-диңгез музее - Россиядә һәм дөньяда иң өлкән диңгез музее һәм тарихи-мәдәни мирас объекты. Өч гасырлык тарихында музейда флот тарихы турында гаять күп кыйммәтле тарихи экспонатлар тупланган. Фондларда 700 дән артык экспонат бар, шул исәптән 13 мең корабль техникасы, 11 меңнән артык корал, 62 меңнән артык сәнгать әсәрләре. Шулай ук музейда иң бай корабль модельләре коллексциясе бар. 

Музей директоры Руслан Нехай Рөстәм Миңнехановка уникаль экспонатлар турында сөйләде, павильоннарны күрсәтте. "Бик кызыклы музей, гаять бай экспозиция, - диде ТР Президенты. - Без Казанда Адмиралтейство бистәсен төзекләндерәбез. Бу эштә сезнең тәҗрибәгез бик файдалы. Татарстанның да Зеленодольск суднолар төзү заводына бәйле суднолар төзү тарихы бар". Рөслан Нехай хезмәттәшлек итүгә әзер булуларын искәртте. 

Шуннан Татарстан Президенты А.С.Пушкин исемендәге Россия дәүләт академия драма театрының Яңа сәхнәсендә - бу уникаль күп функцияле театр үзәге. Аны 2013 елда ачканнар. Театрның төп бинасы янында урнашкан комплекс бик матур итеп шәһәрнең тарихи мохитенә туры килгән. 

Үзәктә инновацион техника һәм сәхнә практикалары кулланыла. Яңа сәхнәнед тагын бер әһәмиятле эшчәнлеге - белем бирү программалары, алар эзләнүгә һәм экспериментка юнәлдерелгәннәр. 

Татарстан Президенты технологияләр белән танышты, тамаша залын карады, медиүзәктә һәм белем алу аудиториясендә булды. 

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, мондый тәҗрибә Татарстанда да бик файдалы булыр иде. "Артык берни юк, барысы да бик функциональ. Иң мөһиме - яшьләргә кызык", - диде ул. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.