Татарстан Президенты: Чәчү кампаниясе азагына якынлаша, борчылырлык хәл юк

22.05.2018

Бүген төштән соң Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Ютазы һәм Азнакай муниципаль районнарына барды, анда ул язгы кыр эшләренең барышын бәяләде.    

Ютазы районына килүгә үк Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов һәм район башлыгы Рөстәм Нуриев белән бергә, авыл хуҗалыгы басулары өстеннән очып узды, «Уңыш», «Тукай исемендәге», «Агро-Мир», «Нәбиуллин И.М.», «Таң» агроберәмлекләре территорияләрендә язгы кыр эшләренең барышы белән танышты.

Аннары Татарстан Республикасы Президенты авыл җирлекләре башлыклары һәм авыл хуҗалыгы формированиеләре җитәкчеләре белән очрашты.    

Шулай ук Рөстәм Миңнеханов «Пакер» һәм «Басэт» предприятиеләре продукциясе, «Урыссу» сәнәгать мәйданчыгы резидентлары товарлары белән танышты. Шуннан соң Татарстан Республикасы Президенты 2017 елда төзелеп беткәнУрыссу гимназиясенең яңа бинасын карап чыкты.

Азнакай районы авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре белән очрашу «Союз-Агро» ҖЧҖнең терлекчелек комплексы территориясендә узды. Монда районда игелүче авыл хуҗалыгы культуралары һәм халык һөнәрчеләренең кул эшләре күргәзмәсе оештырылан иде.

Рөстәм Миңнехановны җирле халык һөнәрчеләре товарлары экспозициясе кызыксындырды. Татарстан Президенты сувенир продукцияне республика дәрәҗәсенә җиткерергә тәкъдим итте. Ул билгеләп үткәнчә, Футбол буенча дөнья чемпионаты чорында Казанда матчлар узачак, мондый кулдан эшләнгән товарлар башкала кунакларының күңеленә хуш киләчәк.   

Басулардагы ситуация турында Азнакай районы башлыгы Марсель Шәйдуллин сөйләде. Ул хәбәр иткәнчә, чәчү азагына якынлашып килә. Бүгенгә эшләрнең 90%ы башкарылган, 61,2 мең гектардан 55 меңе чәчелгән. 

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, яз озак килми тору сәбәпле, республикада чәчү эшләре гадәттәгедән соңрак башланды. Тагын һәр районның үз үзенчәлеге: туфрак төрле вакытларда өлгерә, техника булу-булмау һәм башка мәсьәләләр. «Шуңа да карамастан, республикада чәчү кампаниясе яхшы оештырылганга күрә, якындагы 3-4 көн эчендә чәчү төгәлләнәчәк, тагын берничә культураны гына чәчәсе калды. Күп хуҗалыклар чәчүне тәмамлады инде. Без әйбәт нәтиҗәләргә өметләнәбез», - диде ТР Президенты. 

Аннары Рөстәм Миңнеханов «Союз-Агро» ҖЧҖнед терлекчелек комплексын карап чыкты.  


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.