Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында өстәл теннисы буенча XXI шәхси-команда бөтенроссия ярышларын ачу тантанасында катнашты. Ярышларда Россия Федерациясе Президенты ярдәмчесе Игорь Левитин кунак булды.
Исегезгә төшерәбез, турнир Татарстанның Саба муниципаль районында (Байлар Сабасы штб) уза.
Бүген ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин киңәшмәдә социаль-мәдәни өлкә объектларын төзү һәм Татарстан Республикасында торак төзелеше турында сөйләде.
Киңәшмәне видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов барлык муниципаль районнары беләнүткәрде. Киңәшмәдә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Бүген Татарстан Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков авыл хуҗалыгы техникасын чәчүгә әзерләү, туфрактагы продуктив дым запаслары һәм гомумән хуҗалыкларның язгы кыр эшләренә әзерлеге турында хәбәр итте.
Киңәшмәне видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов барлык муниципаль районнар белән үткәрде. Киңәшмәдә шулай ук ТР Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган традицион киңәшмәдә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов берничә йөкләмә бирде. Киңәшмә республиканың барлык муниципаль районнарында видеоконференцэлемтә аша узды. Киңәшмәдә шулай ук Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Иннополиста «Иннополис» махсус икътисадый зонасының 10 еллыгына багышланган стартаплар буенча 21 экспертлар советы узган. IT-шәһәр территориясендә алга таба үсеш өчен иң яхшы проектларны сайлап алуда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов, «Иннополис» МИЗ генераль директоры Ренат Хәлимов, Иннополис шәһәре мэры Руслан Шаһгалиев һәм башка чакырылган экспертлар катнашкан.