Матбугат хезмәтеннән мәгълүмат

2023
  • 2024
  • 2023
  • 2022
  • 2021
  • 2020
  • 2019
  • 2018
  • 2017
  • 2016
  • 2015
  • 2014
  • 2013
  • 2012
  • 2011
  • 2010
  • 2009
  • 2008
  • 2007
  • 2006
  • 2005
  • 2004
  • 2003
  • 1998
  • 1
  • 2
  • 3
  • 4
  • 5
  • 6
  • 7
  • 8
  • 9
  • 10
  • 11
  • 12
31 2023 ел., җомга

ТР Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы телләре турындагы законнарны гамәлгә ашыру буенча советы утырышы узды

Бүген ТР Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Татарстан Республикасы телләре турындагы законнарны гамәлгә ашыру буенча советы утырышы узды.

Утырышны Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин үткәрде.

Совет утырышында ТР Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев катнашты. Видеоконференцэлемтә режимында республиканың барлык муниципаль районнары кушылды.


Алексей Песошин «Газпром межрегионгаз» ҖЧҖ генераль директорының персонал белән идарә итү буенча урынбасары Сергей Табачук белән очрашты

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин «Газпром межрегионгаз» ҖЧҖ генераль директорының персонал белән идарә итү һәм гомуми мәсьәләләр буенча урынбасары Сергей Табачук белән очрашты.

Очрашу Алексей Песошинның ТР Хөкүмәте Йортындагы эш кабинетында узды.

Очрашуда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко, «Газпром трансгаз Казан» ҖЧҖ генераль директоры Рөстәм Усманов һәм башкалар катнашты.