Матбугат хезмәтеннән мәгълүмат

2023
  • 2024
  • 2023
  • 2022
  • 2021
  • 2020
  • 2019
  • 2018
  • 2017
  • 2016
  • 2015
  • 2014
  • 2013
  • 2012
  • 2011
  • 2010
  • 2009
  • 2008
  • 2007
  • 2006
  • 2005
  • 2004
  • 2003
  • 1998
  • 1
  • 2
  • 3
  • 4
  • 5
  • 6
  • 7
  • 8
  • 9
  • 10
  • 11
  • 12
21 2023 ел., сишәмбе

Татарстанда 2023 елда информатика, җәмгыять белеме, тарих һәм әдәбият буенча БДИ тапшыруны сайлаган унберенче сыйныф укучылары саны арткан

Татарстанда 2023 елда информатика, җәмгыять белеме, тарих һәм әдәбият буенча БДИ тапшыруны сайланган унберенче сыйныф укучылары саны артты. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган брифингта ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин хәбәр итте.

Брифингның төп темасы - 2023 елда Татарстан Республикасында дәүләт йомгаклау аттестациясен үткәрү үзенчәлекләре.


Татарстанның беренче вице-премьеры Рөстәм Нигъмәтуллин язгы ташу-2023 мәсьәләләре буенча Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү комиссиясе утырышын уздырды

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү һәм Татарстан Республикасының янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча комиссия утырышы узды. Төп тема 2023 елның язгы ташуларга төбәкнең әзерлеге турында.

Утырышны Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары - Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин үткәрде.


Рөстәм Миңнеханов Идел буе территориясендә илкүләм иминлекне тәэмин итүнең актуаль мәсьәләләре буенча киңәшмәдә катнашты

Бүген Ульяновскта Россия Федерациясе Иминлек Советы Секретаре Николай Патрушев Идел буенда илкүләм иминлекне тәэмин итүнең актуаль мәсьәләләре буенча киңәшмә үткәрде.

Чарада Россия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров, федераль министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре, шулай ук Идел буе федераль округы составына керүче төбәкләр башлыклары катнашты.

Татарстан Республикасы исеменнән Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.


Иннополиста "Уенны башла" бөтенроссия конкурсының финалына старт бирелде

Иннополиста «Россия – мөмкинлекләр иле» Президент платформасының «Уенны башла» проектының беренче сезоны финалы чараларына старт бирелде. 59 төбәкнең 297 финалисты 4 көн дәвамында бизнес өчен уеннар һәм уенлы цифрлы карарлар эшләячәк, шулай ук үз эшләнмәләрен экспертлар җәмәгатьчелеге алдында яклаячак.