2023 елда Кече шәһәрләр бөтенроссия конкурсында Татарстанның җиде шәһәре һәм Свияжск авылы катнашачак. Барлык катнашучылар җиңү яулаган очракта, алар республикага 675 млн сум күләмендә грант ярдәме китерә ала. Бу хакта Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстан Республикасы шәһәрләрен үстерү институты директоры Наилә Зиннәтуллина хәбәр итте.
Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Maharani EnergyGateway (Малайзия) компаниясенең Башкарма рәисе Допинг А Мәлик бин Динг А Рахман белән очрашты. Очрашу Казан Кремлендә узды.
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов 8 Март бәйрәме алдыннан Татарстан педагогларына һәм остазларына дәүләт бүләкләре тапшырды. Чара Казан Кремлендә узды.
Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов педагогия хезмәте ветераны, тыл хезмәтчәне Нурания Мөхәммәт кызы Газиеваны 100 еллык юбилее белән котлады.
Рөстәм Миңнеханов Нурания Газиевага Татарстан Республикасы дәүләт бүләге - «ТАССРның 100 еллыгы» медален тапшырды.
Хәзерге шартларда авыл хуҗалыгы икътисадның төп тармакларының берсенә әверелә, ә азык-төлек иминлеге - илнең суверенитетына нигез булып тора. Бу хакта Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының йомгаклау коллегиясендә белдерде. Чара «Казан Экспо»да узды.
Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Август» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Александр Усков белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының «Казан Экспо»дагы йомгаклау коллегиясе кысаларында узды.
Бүген «Казан Экспо» күргәзмә комплексы территориясендә район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре хезмәткәрләренә автомобильләр тапшыру тантанасы узды. Чарада Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.