Матбугат хезмәтеннән мәгълүмат

2023
  • 2024
  • 2023
  • 2022
  • 2021
  • 2020
  • 2019
  • 2018
  • 2017
  • 2016
  • 2015
  • 2014
  • 2013
  • 2012
  • 2011
  • 2010
  • 2009
  • 2008
  • 2007
  • 2006
  • 2005
  • 2004
  • 2003
  • 1998
  • 1
  • 2
  • 3
  • 4
  • 5
  • 6
  • 7
  • 8
  • 9
  • 10
  • 11
  • 12
01 2023 ел., чәршәмбе

Рөстәм Миңнеханов ТР Яшьләр эшләре министрлыгының йомгаклау коллегиясендә: Татарстан «Беренчеләр хәрәкәте»нең ышанычлы партнеры һәм анда иң актив катнашучы булырга тиеш

Яшьләр сәясәте безнең эштә һәрвакыт өстенлекле булды һәм шулай булып кала да. Татарстан - аны илдә гамәлгә ашыруның нәтиҗәлелеге буенча алдынгыларның берсе. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы коллегиясе утырышында хәбәр итте. Төп тема - Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгының 2022 елдагы эш нәтиҗәләре һәм 2023 елга бурычлары.

Утырыш «Урам» (Казан) экстрим-паркы мәйданчыгында узды.

Чарада яшьләр эшләре буенча Федераль агентлык җитәкчесе урынбасары Дамир Фәттахов, Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Олег Машковцев (видеоконференцэлемтә режимында) һәм башкалар катнашты.

Утырышның онлайн трансляциясен ТР Хөкүмәте сайтында карарга була.


Рөстәм Нигъмәтуллин Биоресурслар буенча ТР дәүләт комитеты коллегиясендә: Республика фаунасын яңа аучылык хайваннары төрләре белән тулыландыру бурычлары акрынлап хәл ителә

Татарстан - табигый экосистемаларга антропоген йөкләнешле, сәнәгате үсеш алган төбәк, шуңа бәйле рәвештә биологик төрлелекне, татарстанлыларның тормышы өчен уңайлы мохитне тәэмин итүдә Биологик ресурслар буенча Татарстан Республикасы дәүләт комитетының роле бәяләп бетергесез. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин ведомствоның йомгаклау коллегиясендә хәбәр итте.

Коллегия утырышы Биологик ресурслар буенчаТР дәүләт комитетының 2022 елгы эш йомгакларына һәм 2023 елга бурычларына багышланды. Утырышка видеоконференцэлемтә режимында республиканың муниципаль берәмлекләре башкарма комитетлары тоташтырылды.


Рөстәм Миңнеханов укытучылар өчен социаль ипотека йортын файдалануга тапшыруда катнашты

Бүген Казанда социаль ипотека программасы кысаларында Дәүләт торак фонды инвестицияләре хисабына төзелгән күп фатирлы торак йортка  күченү тантанасы булды. 255 фатирлы йортта 70 фатир педагогика хезмәткәрләргә бүлеп бирелгән. Тантанада Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.


Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы мөфтие Камил Сәмигуллин һәм Татарстан һәм Казан митрополиты Кирилл белән очрашты

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасының төп дини конфессияләре вәкилләре белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәт Йортында узды.

Очрашуда шулай ук ТР Рәисе Администрациясе Җитәкчесе Әсгать Сәфәров катнашты.

Диннәр арасындагы багланышлар, башка актуаль темалар каралды.