Матбугат хезмәтеннән мәгълүмат

2023
  • 2024
  • 2023
  • 2022
  • 2021
  • 2020
  • 2019
  • 2018
  • 2017
  • 2016
  • 2015
  • 2014
  • 2013
  • 2012
  • 2011
  • 2010
  • 2009
  • 2008
  • 2007
  • 2006
  • 2005
  • 2004
  • 2003
  • 1998
  • 1
  • 2
  • 3
  • 4
  • 5
  • 6
  • 7
  • 8
  • 9
  • 10
  • 11
  • 12
24 2023 ел., җомга

Роман Шәйхетдинов: "Илебездә уен индустриясе - үсеш ноктасы һәм ачылмаган потенциал»

«Россия – мөмкинлекләр иле» Президент платформасының «Уенны башла» бөтенроссия конкурсы финалының эшлекле программасы кысаларында Казанда илебезнең уен индустриясе үсеше векторы турында фикер алышу буенча стратегик сессия узды. Хакимият органнары, технология компанияләре һәм профильле оешмалар вәкилләре Россиядә уен индустриясенең хәзерге хәлен карадылар һәм Ярдәм чаралары турында Россия Федерациясе Хөкүмәте адресына җибәреләчәк үз тәкъдимнәрен игълан иттеләр.


Рөстәм Миңнеханов һәм Сергей Чемезов Казанда Ростех авиатөзелеш предприятиеләрендә булдылар

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм «Ростех» дәүләт корпорациясе генераль директоры Сергей Чемезов, җитештерү эшчәнлеге темпларын бәяләп, төбәкнең иң эре авиатөзелеш предприятиеләрендә - Казан вертолетлар һәм Казан авиация заводларында булдылар.


Иннополиска РАНХиГС җитәкчеләре өчен программада катнашучылар килде

Бүген Иннополиска экскурсия кысаларында Россиянең төрле төбәкләре вәкилләре, РАНХиГС Executive Master in Public Management (EMPM) программасы тыңлаучылары булды. Алар: дәүләт хезмәткәрләре, шәхси компанияләр җитәкчеләре һәм эшкуарлар, «Россия лидерлары» конкурсында җиңүчеләр һәм финалистлар һәм «Яңа вакыт» кадрлар проектында җиңүчеләр – барлыгы 80гә якын кеше.

 


Рөстәм Миңнеханов «Татнефтехиминвест-холдинг" АҖ Директорлар советының чираттагы утырышын уздырды

Бүген Казанда «Татнефтехиминвест-холдинг» АҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды. Чара Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узды.