Россия һәм Үзбәкстан төбәкара хезмәттәшлегенең беренче форумының төп көне Россия Федерациясе Икътисад министры Максим Орешкиннан һәм Үзбәкстан Республикасы Икътисад министры Ботир Хоҗаевтан эшлекле иртәнге аш белән башланып китте. Темасы «Потенциал ачабыз». Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бу чарада катнашты һәм Үзбәкстан коллегаларына республиканың икътисадый һәм инвестицион мөмкинлекләрен тәкъдир итте.
Ташкентка килүгә үк Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстанда яшәүче татар җәмәгатьчелеге белән очрашуга юнәлде. Очрашу Үзбәкстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Милләтара мөнәсәбәтләр һәм чит илләр белән дустанә багланышлар комитетында узды, анда Ташкент өлкәсе Хакиме Гуломҗон Ибраһимов та катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ике көнлек эш сәфәре белән Үзбәкстан Республикасы башкаласы Ташкент шәһәренә килде, анда ул Россия һәм Үзбәкстан төбәкара хезмәттәшлегенең беренче форумында катнашачак. Форум ике дәүләт башлыклары Владимир Путин һәм Шәүкәт Мирзиёев рәислегендә узачак.
«Динамо-Казан» һәм «Динамо-ГАП» командалары җиңүләре республикада чирәмдә хоккей үсешенә яңа этәргеч булды. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Динамо-Казан» ирләр командасын һәм «Динамо-Гипронииавиапром» («Динамо-ГАП») хатын-кызлар клубын – чирәмдә хоккей буенча России чемпионнарын хөрмәтлү тантанасында белдерде.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының кырык икенче утырышында катнаша.
Утырыш иртәнге сәгать унда башланды. Утырышны ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин алып бара.
Утырыш эшендә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Премьер-министры Алексей Песошин, ТР Хөкүмәте әгъзалары һәм башка чакырылган затлар катнаша.
Көн тәртибен раслау алдыннан ТР Дәүләт Советы депутатлары Керчь фаҗигасында һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Кьензянг провинциясенең Халык комитеты рәисе Фам Ву Хонг җитәкчелегендәге Вьетнам Социалистик Республикасы делегациясе белән очрашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Финляндиянең Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Микко Хаутала белән очрашты. Очрашу «Finnish Business in Kazan» эшлекле форумы мәйданында узды.
Татарстан Финляндия бизнесын һәм капиталын үзенә җәлеп итәргә тели. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов иң эре еллык Россия-Финляндия бизнесы чарасы – «Finnish Business in Kazan» эшлекле форумы ачылышында хәбәр итте. Форум Казанның «Корстон» КСККда оештырылган иде. Аның эшендә Финляндиянең РФдәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Микко Хаутала да катнашты.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Кырым Республикасы Башлыгы Сергей Аксеновка, Керчь политехник колледждагы фаҗигале хәлләр сәбәпле, кайгы утраклашу телеграммасын юллады.
"Кеше корбаннарына китергән Керчь политехник колледждагы фаҗигале хәлләр Татарстанда да йөрәк сыкрануы һәм кайгы-хәсрәтне уртаклашу хисе белән кабул иттеләр", - диелгән телеграммада.
"Имин һәм сыйфатлы юллар" федераль проекты Татарстан Республикасына юл-урам челтәрен норматив хәлгә китерүдә җитди ярдәм булды. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Имин һәм сыйфатлы юллар» темасына Федераль юл агентлыгының ярты еллык фәнни-гамәли конференциясенең пленар утырышында белдерде.
Чара "Казан ЭКСПО" мәйданында "Юл 2018" халыкара махсуслаштырылган күргәзмә кысаларында узды.
Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Хөкүмәтенә әлеге проект өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде.